Нократ

Новости по рубрике - Авыл

  • 15 марта 2013 - 07:00
    Ит һәм сөткә бәя артса, терлекләр саны да артачак
    Җитештерелгән продукциягә бәяләр артса, терлекләрнең баш санын тагын да ишәйтер идек. Арташ авылында гомер кичерүче Сафиннар гаиләсе әнә шундый фикердә. Аларның хуҗалыгы белән без дә танышып кайттык. 2 баш сыер, 2 бозау, шуның кадәр санда симертүдәге үгезләр, ат һәм ун баштан артык сарык малы. Сафиннар хуҗалыгында әнә шуның кадәр терлек...
    281
    0
    0
  • 15 марта 2013 - 05:54
    Яңа җирдә яңача яшиләр
    Соңгы елларда авылларда тәрәзә-ишекләренә аркылы такта кагылган йортлар саны арта бара. Ә Арташ торак пунктын бу юнәлештә киресенчә үрнәк итеп китерергә мөмкин. Биредә шушы бер-ике ел эчендә генә дә дистәдән артык яңа хуҗалык калкып чыкты. Илсур һәм Сания Гыйззәтуллиннарның паспортларына Арташ авылында яшиләр дигән мөһер узган елны гына сугылган. Моңа...
    285
    0
    0
  • 7 марта 2013 - 06:45
    Мамадышта аграр кадрлар эшсез калмаячак
    Авыл хуҗалыгы оешмаларына кайткан югары белемле яшь кадрларга 100 мең сум, махсус урта белемлеләргә-50 мең сумлык пособие бирелә, ай саен икесенең дә хезмәт хакларына 5әр мең сум өстәп түләнә. Моннан тыш, аларга йорт төзүдә дә беренче чиратта ярдәм итәләр. Чираттагы тормыш дәресендә әнә шул хакта сөйләштеләр. 9-11нче сыйныфлар өчен тормыш...
    276
    0
    0
  • 20 февраля 2013 - 06:56
    Соколканың язмышын күпер хәл итчәк
    Соколка авыл җирлегендә яшәүчеләрне нинди проблемалар борчый? Биредә гомер кичерүчеләр өчен нормаль шартлар бармы? Алар, сала кешеләренә хас булганча, бер үк - юлларның, суның юклыгы, урамнарның яктыртылмавы. Әлеге исемлекне дәвам итәргә дә булыр иде. Район башлыгына болар хакында әлеге төбәктә узган эш сәфәре вакытында сөйләделәр. Җирлек тормышы белән танышу Грахань...
    250
    0
    0
  • 30 января 2013 - 07:02
    Эш урынын авылдашлары бирә
    Эш табу Түбән Сон төбәге халкы өчен беренче чираттагы мәсьәлә булудан туктаган. Әлеге проблеманы уңай хәл итүдә тәвәккәл якташлары ярдәм итә. Бу хакта әлеге авыл җирлегендә булып кайткач мәгълүм булды. Район башлыгы Анатолий Иванов узган атна азагында Түбән Сон авыл җирлегендә булып, анда эшләүче бюджет оешмалары, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, шәхси...
    296
    0
    0
  • 26 января 2013 - 08:31
    Кыр эшләренә 150 млн. сум акча кирәк
    Быел районыбызда язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен хуҗалыкларга 150 млн. сумнан артык акча таләп ителә. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ришат Исмәгыйлев агросәнәгать оешмалары җитәкчеләре, банк вәкилләре белән үткәрелгән киңәшмәдә хәбәр итте. Эшлекле чара район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә узды. Киңәшмәдә күтәрелгән төп тема- язгы кыр...
    211
    0
    0
  • 23 января 2013 - 06:35
    Авылларга игътибар арта
    Агымдагы елда районыбызда авыл тормышына игътибар тагын да арттырылачак. Бу хакта узган атна ахырында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Киңәшмәдә хуҗалыкларга җаваплы итеп билгеләнгән оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, хезмәткәрләре, район башкарма комитеты белгечләре катнашты. Хуҗалыкларга җаваплы затлар быел ай саен очрашып, үз участокларындагы эш барышы...
    236
    0
    0
  • 23 января 2013 - 06:23
    Усалида автобус көтәләр
    Усали төбәге халкын су белән тәэмин итү, автобус маршруты булмау, пай җирләре мәсьәләсе борчый. Бу хакта җирлекнең киңәйтелгән утырышында мәгълүм булды. Утырышта катнашучылар алдында хисап белән Усали авыл җирлеге башлыгы Алмир Зыятдинов чыгыш ясады. Узган ел биредә шактый гына эшләр башкарылган. Җирлектә барлык санитар таләпләргә дә җавап бирүче яңа үләт...
    193
    0
    0
  • 14 января 2013 - 05:31
    Шәхси эшмәкәр авылдашларын эш урыны белән тәэмин итә
    Шәхси эшмәкәр Рөстәм Хәсәншинның пилорамасы үзен һәм 7 авылдашын ашлы иткән. Бүген аңа агач материаллары сорап күрше районнардан да мөрәжәгать итәләр. Аның һәр иртәсе бер үк эш белән башлана. Пилорамчы егетләр килгәнче, пычкыларны кайрап куя ул. Югары Сон авылында гомер кичерүче Рөстәм Хәсәншинны шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә якын-тирә авылларда агач...
    333
    0
    0
  • 14 января 2013 - 05:24
    Сонда янгын сүндерү хезмәте эшли башлаячак
    Сон төбәгенең янгын сүндерү ДЕПОсы булачак. Бинасы инде әзер диярлек, махсус техника кайтканын гына көтәргә кирәк. Бу бинага нигезне узган елның язында салганнар иде. Ул Кече Сон авылындагы машина-трактор паркы территориясендә урнашкан. 6 метр ярымга 11 метр зурлыгындагы объектта янгын сүндерү хезмәте урнашачак. Бүгенге көндә бинаның стеналары өелеп беткән, пластик...
    281
    0
    0
  • 14 января 2013 - 04:57
    Югары Сонда күпер төзелеше башланды
    Югары Сон авылы халкы өчен тиздән әйләнчектән генә түгел, ә турыдан да юл яхшы булачак. Торак пунктның бер башын икенчесе белән тоташтыручы күпер төзелеше башланды. Ул сафка баскач, юлны берничә километрга кыскартырга мөмкинлек бирәчәк. Сон елгасы Югары Сон авылын икегә бүлеп ага. Аның аргы ягында гомер кичерүчеләр ниндидер 100-200 метр...
    242
    0
    0
  • 7 января 2013 - 06:24
    Бөрсет-Сукачы халкы яңа ФАПлы булды
    Районыбызның Бөрсет-Сукачы авылы халкы яңа елны яңа шатлыклар белән каршы алды. Бәйрәм алдыннан төбәктә өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты ачтылар. Бөрсет-Сукачы авылы 2012 ел башында көтмәгәндә медпунктсыз, клубсыз һәм мәктәпсез кала. Кинәт чыккан янгында өч учреждениене үз эченә алган бина көлгә әйләнә. Чарасызлыкта калган халыкны сөендерер кеше табыла. Авылдашлары, Яр Чаллы шәһәрендәге...
    223
    0
    0
  • 26 декабря 2012 - 09:49
    Бөтендөнья сәүдә оешмасы яңа бурычлар куя
    Малларны кышлату чоры тулы көченә керде. Алда җитди бурычлар тора. Болар хакында чираттагы районкүләм авыл хуҗалыгы киңәшмәсендә сөйләштеләр. Терлекчелек буенча семинарлар уздыру районыбызда матур традициягә әверелде. Аның бишенчесенә-узган җомгада "Семиозерка" крестьян-фермер хуҗалыгы базасында үткәненә ферма мөдирләрен, зоотехникларны, сөтне исәпкә алучы лаборантларны җыйганнар иде. Көн кадагына кабыргасы белән куелган мәсьәлә сөт...
    263
    0
    0
  • 5 декабря 2012 - 07:25
    Аграрийлар терлекчелекнең киләчәге хакында сөйләште
    Терлекчелекнең нигезе көтү яңартуда. Сыерларны вакытында каплатып, сау-сәламәт бозау алганда гына аның киләчәге бар дип, әйтергә мөмкин. Бу хакта узган атнаның җомгасында, "Вахитова" крестьян-фермер хуҗалыгында башланып, Красная Горка мәдәният йортында дәвам иткән авыл хуҗалыгы семинарында сөйләштеләр. Аның эшендә район башлыгы Анатолий Иванов та катнашты. Бу юлысы семинар-укуга районның авыл хуҗалыгы...
    241
    0
    0
  • 3 декабря 2012 - 06:11
    Яке авылында балалар саны арта
    Түбән Якедә дини, физик һәм хезмәт тәрбиясе зур үсеш алган. Бу хакта район башлыгы Анатолий Иванов Дегетле һәм Яке авыл җирлекләренә булган эш сәфәре барышында белдерде. Бу атнада район башлыгы Түбән Яке һәм Дегетле якларына юл тотты. Сәфәрен ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 5нче санлы тирә-як эзләү-коткару отряды урнашкан бинадан...
    278
    0
    0
Реклама