Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Шәхси эшмәкәр авылдашларын эш урыны белән тәэмин итә

Шәхси эшмәкәр Рөстәм Хәсәншинның пилорамасы үзен һәм 7 авылдашын ашлы иткән. Бүген аңа агач материаллары сорап күрше районнардан да мөрәжәгать итәләр. Аның һәр иртәсе бер үк эш белән башлана. Пилорамчы егетләр килгәнче, пычкыларны кайрап куя ул. Югары Сон авылында гомер кичерүче Рөстәм Хәсәншинны шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә якын-тирә авылларда агач...

Шәхси эшмәкәр Рөстәм Хәсәншинның пилорамасы үзен һәм 7 авылдашын ашлы иткән. Бүген аңа агач материаллары сорап күрше районнардан да мөрәжәгать итәләр.

Аның һәр иртәсе бер үк эш белән башлана. Пилорамчы егетләр килгәнче, пычкыларны кайрап куя ул. Югары Сон авылында гомер кичерүче Рөстәм Хәсәншинны шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә якын-тирә авылларда агач эшкәртү өчен пилорамнарның булмавы этәрә. Болай эшләп ике куянның койрыгын берьюлы тота ул. Үз бизнесын да булдыра, авылдагы эшсезләр санын да киметә.
- Мин пилорамны алганда ук кесәмне калынайту максатыннан түгел, ә халыкка, авылдашларга хезмәт итсен дип алдым. Һәркемгә дә эш урыннары да җитеп бетми бит. Моны да истә тоттым әлбәттә. Стабильно гына эшләп барганда, үземә дә, эшчеләргә түләргә дә җитә,- ди Рөстәм Хәсәншин.
Бу төр эшчәнлек белән Рөстәм Хәсәншин 2нче елын шөгыльләнә. 7 кешелек бригада туплаган. Аларның берсе урманда дилянка чистарту, икенчесе кайткан агачларны яру белән мәшгуль. Пилорамчы Рифкать Баһавиев өчен бу төр хезмәт ят түгел. Элек күмәк хуҗалыкта да берничә ел шушы өлкәдә тир түккән ул.
- Колхоз пилорамында агачны урнаштыргач, кнопкага гына басып торырга кирәк иде, ә монда ленталы пилорам булгач, этеп йөрисе. Төп аерма шунда гына,- ди Рифкать.
Егетләр җәй айларында көнгә 10-12 куб метр агач ярсалар, кышын бу сан 5-6 кубка кала. Моны көн озынлыгы белән аңлаталар. Күбесенчә 30лы һәм 50ле такталар әзерләнә. Рөстәм Хәсәншин әйтүенчә, каен һәм усак агачларына өстенлек бирәләр икән.
- Каен агачы тәгәрәтеп менгезергә авырырак инде. Юкә шулай ук бик авыр. Ә менә усак, чыршы һәм нарат җиңел агачлар,- ди Рөстәм.
Эшмәкәр әйтүенчә, заказлар берсе артыннан икенчесе килеп тора. Үз агачлары белән килүчеләрне чиратсыз кабул итәләр икән. Пилорама ачылганнан соң югарысонлыларның утын әзерләү, терлек астына пычкы чүбе җәю кебек проблемалары да беткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев