Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Яңа җирдә яңача яшиләр

Соңгы елларда авылларда тәрәзә-ишекләренә аркылы такта кагылган йортлар саны арта бара. Ә Арташ торак пунктын бу юнәлештә киресенчә үрнәк итеп китерергә мөмкин. Биредә шушы бер-ике ел эчендә генә дә дистәдән артык яңа хуҗалык калкып чыкты. Илсур һәм Сания Гыйззәтуллиннарның паспортларына Арташ авылында яшиләр дигән мөһер узган елны гына сугылган. Моңа...

Соңгы елларда авылларда тәрәзә-ишекләренә аркылы такта кагылган йортлар саны арта бара. Ә Арташ торак пунктын бу юнәлештә киресенчә үрнәк итеп китерергә мөмкин. Биредә шушы бер-ике ел эчендә генә дә дистәдән артык яңа хуҗалык калкып чыкты.

Илсур һәм Сания Гыйззәтуллиннарның паспортларына Арташ авылында яшиләр дигән мөһер узган елны гына сугылган. Моңа кадәр алар Яр Чаллы шәһәрендә гомер кичерделәр. Гаилә башлыгы тумышы белән Арташ, ә иптәше Урта Кирмән авылыннан. Лаеклы ялга чыккач та туган нигезгә кайтып төпләнү хакында электән планлаштырган булалар.
- Хыялда бар иде инде авылда өй төзү. Биредә тыныч, барлык уңайлыклар да бар. Табигате дә матур. Шәһәр шау-шуыннан соң күңелләр ял итә,- ди Гыйззәтуллиннар.
Илсур абый һәм Сания апа өй туен узган елның октябрендә билгеләп үткәннәр. 9га 11 метр зурлыгындагы йорт якынча 1 ел эчендә төзелгән. Эшне Алабуга осталары башкарган. "Якынча 1 млн. 700 мең сум акча тотылды",- ди Гыйззәтуллиннар. Стеналары борыстан өелгән, тышкы яктан сайдинг белән төргәннәр. Ишегалдындагы гараж, мунча һәм сарай хуҗалыкны тагын да тулыландырып җибәрә. Һәммәсенең дә проектын гаилә башлыгы үзе төзегән. Мондый яңа хуҗалыклар Арташ авылында берәү генә түгел.
- Соңгы берничә елда Арташта унлап яңа йорт төзелде. Бер өлешен шунда яшәүчеләр җиткерде, тумышлары белән әлеге авылдан булып бүгенге көндә башка шәһәрләрдә яшәүчеләр дә кайтып хуҗалык кордылар. Бу Арташның киләчәге хакында сөйли,- ди Урта Кирмән авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов.
Гыйззәтуллиннар авылга кайтып төпләнүләренә һич кенә дә үкенмиләр. "Башта ямансу булыр инде",- дип уйлаган идек, әмма һич кенә дә алай түгел,- ди Сания апа.
- Авыл клубында да атна саен берәр чара узып тора. Концертлар белән күрше авыллардан да киләләр. Яратып йөрибез. Шәһәрдә дә моның кадәр концерт караган юк иде,- ди Сания апа.
Үзләренә шөгыль табып торгач, вакыт узганы да сизелми. Кышын хуҗалыкта эш бар, җәйне умарталыкта уздырам. Үземнең корт гаиләләрем бар,- ди Илсур Гыйззәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев