Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Аграрийлар терлекчелекнең киләчәге хакында сөйләште

Терлекчелекнең нигезе көтү яңартуда. Сыерларны вакытында каплатып, сау-сәламәт бозау алганда гына аның киләчәге бар дип, әйтергә мөмкин. Бу хакта узган атнаның җомгасында, "Вахитова" крестьян-фермер хуҗалыгында башланып, Красная Горка мәдәният йортында дәвам иткән авыл хуҗалыгы семинарында сөйләштеләр. Аның эшендә район башлыгы Анатолий Иванов та катнашты. Бу юлысы семинар-укуга районның авыл хуҗалыгы...

Терлекчелекнең нигезе көтү яңартуда. Сыерларны вакытында каплатып, сау-сәламәт бозау алганда гына аның киләчәге бар дип, әйтергә мөмкин. Бу хакта узган атнаның җомгасында, "Вахитова" крестьян-фермер хуҗалыгында башланып, Красная Горка мәдәният йортында дәвам иткән авыл хуҗалыгы семинарында сөйләштеләр. Аның эшендә район башлыгы Анатолий Иванов та катнашты.

Бу юлысы семинар-укуга районның авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәт куючы көтү яңарту технологлары, терлекчелек бухгалтерлары, зооветеринария белгечләре чакырылган иде. Киңәшмә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов рәислегендә узды. Биредә хәбәр итүләренчә, төбәгебездә малларның баш саны артуы, продукция җитештерүнең үсүе, бу юнәлештә дөрес эш алып барылуын күрсәтә. Әмма кайбер хуҗалыкларда һаман аксау дәвам итә әле.
- Ел азагына кадәр бозау алу күрсәткече 8 мең баштан артырга тиеш. Уртача тәүлеклек артымны 700 граммнан киметмәү шарт. Яңа елны безгә матур саннар белән каршы алу зарур,- ди Илнар Хафизов.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек җитәкчесе Рәис Гасыймов әйтүенчә, сыерлар ел саен бер тапкыр бозауларга тиеш. Декабрь аенда бозаулаячакларын да кертеп, "Тәкәнеш" агрофирмасында быел һәр 100 сыердан 92, "Мамадыш азык-төлек корпорациясе"ндә-90, "Трудовик"та-82, "Нократ"та-79 яшь үрчем алу көтелә. Алар бу хуҗалыкларда узган елгыдан да күбрәк булачак. Шул ук вакытта, "Нократ" агрофирмасында быел 290, "Семиозерка"да-159, "Омар"да-163, Шакирҗановада-67 баш сыер бозауламыйча калачак. Моны Рәис Гасыймов сыерларның бозау салуын, үле туганнарын дөрес рәсмиләштереп бетермәү белән аңлатты. Алар ветбаклабораториягә тапшырылырга һәм экспертиза акты тутырылырга тиеш икән. Технологларга сыерларны каплату станогы булдыруның мөһимлеге, сыек азот саклый торган "Дьюро савыты"н күчереп йөртергә ярамаганлыгы да аңлатылды. Материалны заказлары буенча Казаннан китереп бирәләр.
Биредә шулай ук "Вахитова" КФХның эш тәҗрибәсе белән дә уртаклаштылар. Бу турыда Наил Вахитов сөйләде.
- Бүгенге көндә гаилә фермасында 50 баш сыер, 1 нәсел үгезе, бозаулар тәрбияләнә. Көн саен уртача 350 кг сөт тапшырып барабыз. Биредә 4 кеше эшли. Алар барысы да туганнарыбыз,- ди Наил Вахитов.
Семинар-киңәшмәдә технологлар хезмәтенә түләүнең тиешле югарылыкта булырга кирәклеге дә әйтелде. "Нократ"агрофирмасының "Таң" бүлекчәсендә эшләүче Мөнип Котдүсов карамагында 681 баш сыер. Уртача айлык хезмәт хакы 12895 сум чыккан. "Чулпан" бүлекчәсеннән Равил Мөгътәсимовка, "Рассвет"тан Ольга Семеновага, Усали агрохимикларыннан Гөлҗиһан Гәрәевага 11-13,5 мең сум хезмәт хакы түләнә. Ә Катмыш һәм Кече Кирмән фермаларында исә көтү яңарту технологлары хәзер бөтенләй юк икән. Белгечләр исәпләвенчә, үгез тоту ясалма орлыкландыруга караганда өч тапкыр кыйммәткәрәк төшә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә айлык отчетларны тапшырганда технологлар да катнашырга тиешләр, дигән таләп куелды семинарда.
Сөйләшү алга таба Красногорка мәдәният йортында дәвам итте.
- Сез мондый чараларда коллегаларыгызның ничек эшләгәнен күреп китәргә тиеш. Районның һәр хуҗалыгы өчен дә һава торышы бердәй. Димәк, күрсәткечләр дә бер булырга тиеш. Күп әйберне кадрлар хәл итә. Әгәр дә 200 дән артык сыер бозауламыйча кала, 100 сыерга 55 кенә бозау туа икән, моның белән мактанып булмый,- ди Илнар Хафизов.
Шушында ук терлекчелек буенча бухгалтерлар өчен фермаларда хисапны ничек алып барырга кирәклеген дә сөйләделәр. Соңыннан алдынгыларны район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр, акчалата премияләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X