Нократ

Эш урынын авылдашлары бирә

Эш табу Түбән Сон төбәге халкы өчен беренче чираттагы мәсьәлә булудан туктаган. Әлеге проблеманы уңай хәл итүдә тәвәккәл якташлары ярдәм итә. Бу хакта әлеге авыл җирлегендә булып кайткач мәгълүм булды. Район башлыгы Анатолий Иванов узган атна азагында Түбән Сон авыл җирлегендә булып, анда эшләүче бюджет оешмалары, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, шәхси...

Реклама

Эш табу Түбән Сон төбәге халкы өчен беренче чираттагы мәсьәлә булудан туктаган. Әлеге проблеманы уңай хәл итүдә тәвәккәл якташлары ярдәм итә. Бу хакта әлеге авыл җирлегендә булып кайткач мәгълүм булды.

Район башлыгы Анатолий Иванов узган атна азагында Түбән Сон авыл җирлегендә булып, анда эшләүче бюджет оешмалары, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеге белән танышты. Иң элек Рәхмәт Аланында булдылар. Бу -урманчылар өчен махсус оештырылган авыл. Заманында башлангыч мәктәбенә кадәр бар иде. Леспромхозлар һәм урманчылыклар бетерелгәч, халкы эшсез калды. Бүгенге көндә биредә яшәүче алтмыш кешенең өчесе генә әлеге тармакта хезмәт куя. Калганнары - үз көнен үзе күрә. Илдус Кәшәфиев, мәсәлән, 150 баш умарта тота икән. Былтыр федераль субсидия алуга ирешкән.
Түбән Сон авыл җирлеге башлыгы Равил Гафиятуллин да, "Кама урманчылыгы" учреждениесе җитәкчесе Сергей Сапурин да торак пунктның киләчәге турында борчылалар. Алабуга икътисади зонасында тиздән мебель панельләре ясаучы завод сафка басачак. Аларны агач белән республиканың унҗиде урманчылыгы тәэмин итеп торырга тиеш. "Урманнарыбызда яңадан эш җанланачак. Күп эшчеләр кирәк булачак. Рәхмәт Аланына да бер рамлы пычкы куярга исәплибез. Элекке бинасы исән әле,"- ди Сергей Сапурин.
Моннан йөз илле ел элек Юкәчедә, Колышчыда һәм Покровскийда земство мәктәпләре өчен агач биналар җиткерелә. Арадан бүгенгә кадәр иң яхшы сакланганы - Колышчыныкы. Бүген дә ул авылга яшәү көче биреп, халыкка хезмәт итә. Башлангыч мәктәп, клуб һәм фельдшерлык-аккушерлык пункты урнашкан анда. Клубта концертлар да еш була икән.
Әлеге авыл халкын да базар яшәтә. Күпләп мал асраучылар да шактый. Борис Усачев әнә икенче ел инде агач күмере әзерләү белән шөгыльләнә. Кара исәп белән генә дә бер кубометрагачны ике мең сум акчага әйләндерә ул. Күмер ясау өчен каен, имән, өрәңге агачларын гына куллана икән. "Сорау бик зур. Үз клиентларым бар,"-ди ул. Былтыр тагын бер мич җиткергән. Эшмәкәрнең сүзләренә караганда, күмер ясау бик катлаулы процесс икән. Айга өч тонна әзерли ала ул аны. Моннан тыш, җиде баш мөгезле эре терлек белән 25 умарта да тота.
Түбән Сонда да күпләп мал-туар тоталар. Узган ел халык сөт сатып барлыгы 1 миллион 300 мең сум акча керткән. Үз эшләрен оештыручылар да бар. Илнар һәм Илназ Габидуллиннар дүрт кешене эшле иткәннәр. Алар рамлы пычкыларында агач та яралар, такталарны читләп тә бирәләр, вагонка да ясыйлар, бура да бурыйлар. Илтөзәр Галимов та өч кешене эшкә алган.
Рәсми мәглүматларга караганда, Түбән Сон халкында бүгенге көндә утыз трактор, берничә дистә машина исәпләнә. Халык төзи, каралты-курасын яңарта. Авыл җирлеге карамагындагы төрле объектлар да читтә калмый. Түбән Сон зиратын тимер койма белән әйләндереп алу төгәлләнеп килә. Колышчы зираты өчен дә материаллар кайтарта башлаганнар.
Авыл җирлеге белән танышканда муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов Түбән Сон мәчетендә авылның барлык балалары өчен дин сабаклары укытуны оештыру тәкъдимен әйтте. Бер генә дин дә начарлыкка өндәми. Яшь буынга әхлакый тәрбия бирүдә мәчетләр һәм чиркәүләр дә читтә калырга тиеш түгел. Түбән Сон мәктәбендә укучыларның инглиз телендә төрле әкиятләрне сәхнәләштерүен караганнан соң да күңелдә канәгатьлек хисе калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: