Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Усалида автобус көтәләр

Усали төбәге халкын су белән тәэмин итү, автобус маршруты булмау, пай җирләре мәсьәләсе борчый. Бу хакта җирлекнең киңәйтелгән утырышында мәгълүм булды. Утырышта катнашучылар алдында хисап белән Усали авыл җирлеге башлыгы Алмир Зыятдинов чыгыш ясады. Узган ел биредә шактый гына эшләр башкарылган. Җирлектә барлык санитар таләпләргә дә җавап бирүче яңа үләт...

Усали төбәге халкын су белән тәэмин итү, автобус маршруты булмау, пай җирләре мәсьәләсе борчый. Бу хакта җирлекнең киңәйтелгән утырышында мәгълүм булды.

Утырышта катнашучылар алдында хисап белән Усали авыл җирлеге башлыгы Алмир Зыятдинов чыгыш ясады. Узган ел биредә шактый гына эшләр башкарылган. Җирлектә барлык санитар таләпләргә дә җавап бирүче яңа үләт базы төзегәннәр, санкцияләнмәгән чүплекләр бетерелгән, полигон төзелеше башланган. Усали амбулаториясенә капиталь ремонт үтте. Аның түбәсен яңадан яптылар, пластик тәрәзәләр куелды, эчке ягы төзекләндерелде. Берсут-Сукачыда авылдашлары Равия Диярова ярдәме белән ФАП кулланылышка тапшырылды. Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, һәр торак пункта да даими төстә халык белән очрашулар узып тора, аларда яңа программалар, соңгы яңалыклар хакында сөйлиләр.
Рәсми мәгълүматлар буенча, җирлекнең шәхси секторында 440 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Лизинг-грант программасы буенча шәхси эшмәкәр Рафаил Миңнеханов икмәк-булка эшләнмәләре ташу өчен УАЗ машинасы, ә Петровлар гаиләсе яңа тракторлы булган. Умартачылар Рафаил Әдгәмов һәм Рамазан Ситдыйков эшчәнлекләрен киңәйтү өчен субсидияләр алдылар.
Җирлек составына 6 торак пункт керә, анда 554 хуҗалык. Яшәүче халык саны- 1480. Әлеге күрсәткеч елдан-ел кими бара. Узган ел төбәктә 4 сабый туган, 25 кеше якты дөнья белән саубуллашкан.
Иң актуаль темаларның берсе булып, халыкның мәшгульлеге мәсьәләсе тора. Хезмәт яшендәгеләрнең 282 се читкә йөреп эшли икән.
Еллык хисап белән Усали урта мәктәбе директоры, участок уполномоченные, авыл имамы чыгыш ясадылар. Авыл халкы да әңгәмәдә бик теләп катнашты. Алар тарафыннан күтәрелгән сораулар су белән тәэмин итү, район үзәгеннән Усалига йөрүче автобус маршруты булмау, пай җирләре, корган агачларны кисү буенча иде.
Утырышка йомгакны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов ясады. Үзенең чыгышында авыл җирлегендәге күрсәткечләрнең уртачадан югары булуын искәртте ул. Ә менә демография мәсьәләсендә эшләргә кирәк, диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев