Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Авылларга игътибар арта

Агымдагы елда районыбызда авыл тормышына игътибар тагын да арттырылачак. Бу хакта узган атна ахырында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Киңәшмәдә хуҗалыкларга җаваплы итеп билгеләнгән оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, хезмәткәрләре, район башкарма комитеты белгечләре катнашты. Хуҗалыкларга җаваплы затлар быел ай саен очрашып, үз участокларындагы эш барышы...

Агымдагы елда районыбызда авыл тормышына игътибар тагын да арттырылачак. Бу хакта узган атна ахырында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә хәбәр иттеләр.

Киңәшмәдә хуҗалыкларга җаваплы итеп билгеләнгән оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, хезмәткәрләре, район башкарма комитеты белгечләре катнашты. Хуҗалыкларга җаваплы затлар быел ай саен очрашып, үз участокларындагы эш барышы буенча хисап тотачаклар. Аларга районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре урыннарда күзәтү алып баруның һәм актлар тутыруның тәртипләрен аңлаттылар. "Сез үз участокларыгызга даими чыгып, авыл хуҗалыгының һәр тармагы белән ныклап танышырга тиеш буласыз,-диде Илнар Хафизов.-Фермалардагы чисталык, терлекләр алдында су, тоз, азык булу, артым һәм савым күрсәткечләре-бар да игътибар үзәгендә булсын. Бу юнәлешләрдә 2012 ел күрсәткечләре начар түгел. Шулардан калышмасак, киресенчә, тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешсәк, бик яхшы булачак". Ул хуҗалыкларга һәм икътисадый зоналарга җаваплы итеп билгеләнгәннәргә, урыннарда эш барышын күзәтеп тору белән беррәттән, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән тыгыз элемтәдә торырга киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев