Нократ

Кыр эшләренә 150 млн. сум акча кирәк

Быел районыбызда язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен хуҗалыкларга 150 млн. сумнан артык акча таләп ителә. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ришат Исмәгыйлев агросәнәгать оешмалары җитәкчеләре, банк вәкилләре белән үткәрелгән киңәшмәдә хәбәр итте. Эшлекле чара район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә узды. Киңәшмәдә күтәрелгән төп тема- язгы кыр...

Реклама

Быел районыбызда язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен хуҗалыкларга 150 млн. сумнан артык акча таләп ителә. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ришат Исмәгыйлев агросәнәгать оешмалары җитәкчеләре, банк вәкилләре белән үткәрелгән киңәшмәдә хәбәр итте. Эшлекле чара район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә узды.

Киңәшмәдә күтәрелгән төп тема- язгы кыр эшләренә әзерлек иде. Анатолий Иванов аеруча техника ремонты юнәлешендә эшне активлаштырырга чакырды. "Быелгы язгы кыр эшләре дә тау артында түгел. Нибары өч ай вакыт калып бара. Ә аңа әзерлектә чуарлык хөкем сөрә әле",- диде Анатолий Иванов. Ул хуҗалык җитәкчеләре алдына "Графиктан калышмаска кирәк",- дигән бурыч куйды. Шушында ук бүгенге көнгә булган саннарны анализладылар.
Техниканың әзерлегенә килгәндә, гадәттәгечә, "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыятендә проблемалар юк. "Шакирҗанова" хуҗалыгының 13 тракторының өчесе генә төзек әле, культиваторлар, чәчкечләр, БДМ һәм БДТ кебек авыр тырмаларның берсе дә сафка бастырылмаган. "Азык-төлек корпорациясе"дә быел тракторлар һәм тагылма эш кораллары ремонты сузыла. "Берсут" агрофирмасы, "Агрохим", "Старый мельник", "Семиозерка" җәмгыятьләре, Усали агрохимиклары ремонтның күп өлешен узган ел ук башкарып чыкканнар иде. Быел "ВАМИН" агрофирмаларында да эшләр авыррак бара. "Тәкәнеш"тә 84 тракторның 16ысы, 38 культиваторның 22се, 37 чәчкечнең 7се генә әзер.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан
1 нче мартка тагылмалы авыл хуҗалыгы машиналарын, 1 нче апрельгә тракторларны төзекләндерү эшен тәмамлау бурычы куела.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ришат Исмәгыйлев әйтүенчә, быел язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен хуҗалыкларга 150 млн. сумнан артык акча таләп ителә. Аерым алганда, чәчүлек материал өчен 20 млн. сум тирәсе, минераль ашламаларга 70 млн. сум, ягулык-майлау материалларына 50 млн. сумнан артык, һ.б. Финанс чараларының бер өлеше бюджеттан бүленсә, хуҗалыкларга кредитлар рәсмиләштерергә дә туры киләчәк.
Киңәшмәдә сөт җитештерү хакында да сөйләштеләр. Бүгенге көндә ул узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 5 тоннага күбрәк җитештерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: