Нократ

Яке авылында балалар саны арта

Түбән Якедә дини, физик һәм хезмәт тәрбиясе зур үсеш алган. Бу хакта район башлыгы Анатолий Иванов Дегетле һәм Яке авыл җирлекләренә булган эш сәфәре барышында белдерде. Бу атнада район башлыгы Түбән Яке һәм Дегетле якларына юл тотты. Сәфәрен ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 5нче санлы тирә-як эзләү-коткару отряды урнашкан бинадан...

Түбән Якедә дини, физик һәм хезмәт тәрбиясе зур үсеш алган. Бу хакта район башлыгы Анатолий Иванов Дегетле һәм Яке авыл җирлекләренә булган эш сәфәре барышында белдерде.

Бу атнада район башлыгы Түбән Яке һәм Дегетле якларына юл тотты. Сәфәрен ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 5нче санлы тирә-як эзләү-коткару отряды урнашкан бинадан башлады ул. Биредә смена саен 5 кеше эшли. "Айга уртача 24-25 чакырту була",- ди отряд җитәкчесе Рифнур Кәримуллин. Коткаручыларның хезмәт күрсәтү зонасы 126 км-ны тәшкил итә. Бу Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Алабуга районнары территорияләре.
Чаллы шәһәре эшмәкәре Түбән Яке авылы янәшәсендә күмәртәләп сату базасы оештырган. Анатолий Иванов аның эшчәнлеге белән дә танышып чыкты. Сатучылар әйтүенчә, бирегә бөтен тирә-юнь халкы йөри икән. Шул ук вакытта, Түбән Якедәге РайПО һәм шәхси кибетләр дә ай саен 150-200 меңәр сумлык товар саталар.
Район башлыгы Дегетледәге 17нче санлы колония-җирлектә дә булды. Иң элек терлекчелек фермаларын карадылар. Биредә 50 баш сыер исәпләнә. Һәркайсыннан тәүлегенә уртача 10 кг сөт савып алалар. Продукцияне эшкәртү цехы да янәшәдә генә. Анда тәүлегенә 1 тонна сөт эшкәртергә мөмкин. Әлегә цех тулы көченә эшләми. "Яңа елдан халыктан да сөт кабул итә башлаячакбыз. Күләм бермә-бер артачак",- ди колония башлыгы Рәмзил Кашапов. Алга таба ашханә, тору урыннары, тегү цехларында да булдылар. Соңгысында 25 кеше эшли. Алар бу һөнәрне махсус курс тәмамлап алган. "Киләчәктә җәза срогын үтүчеләрне тракторчы һәм пешекче һөнәрләренә укытырга планлаштырабыз",- ди Рәмзил Кашапов.
Дегетле авылында булган чагында биредәге чиркәүне төзекләндерү мәсьәләсен дә күтәрделәр. Ә менә Түбән Яке юлларын ремонтлауга "Алексеевскдорстрой" оешмасын җәлеп итәргә кирәк, ди Анатолий Иванов. Алар бу көннәрдә Яке авылы янәшәсендә күпер һәм аңа килү юлларын төзү белән шөгыльләнә. Мамадыш чатындагы боҗра һәм күперне дә алар эшләгән иде. Юлчылар авылда вакытлыча яңа урам төзегәннәр. Җыелма йортларда сменага 80 ләп кеше эшли. Ашханәләре, юыну бүлмәләре дә үзләрендә. Авылга яңа су башнясы урнаштырырга да вәгъдә итәләр. Юлчылар мәктәп укучыларын физик яктан ныгытуга да өлеш кертәләр икән. Түбән Яке урта белем бирү йорты директоры Фоат Насыйбуллин әйтүенчә, һәр кичен ике команда арасында волейбол уеннары үткәрелә. Гомумән, 59 бала белем алучы әлеге мәктәптә спортка зур әһәмият бирәләр. Моны ирешкән уңышларыннан да күрергә мөмкин.
- Укучыларыбыз спортны аеруча ярата. "Олимпиада-100" программасы кергәч, тагын да җанландылар. Шимбә-якшәмбе көннәрендә дә спортзалны ачтырып шөгыльләнәләр. Теләп йөргәч, даими шөгыльләнгәч, күрсәткечләребез дә яхшы,- ди мәктәпнең физкультура фәне укытучысы Рәсил Юнысов.
Укучылар арасында алга таба да спорт юнәлешен сайларга теләүчеләр бар. "Балаларның нык булуында хезмәт тәрбиясенең дә өлеше зур",- ди Яке авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Низаметдинов. Чөнки һәр хуҗалык күпләп мал асрый, үз бизнесы белән шөгыльләнүчеләр дә шактый. Җәй көне җиләк белән гөмбә сатып кына да 150-160 мең сум акча кертүчеләр бар биредә. Моның нәтиҗәсендә, авыл елдан-ел матурлана бара, яңа йортлар, абзарлар калка. Әлеге төбәкне башкаларга демография хәленең уңай булуы белән дә үрнәк итеп китерергә мөмкин. Балалар бакчасына 15 сабый йөри. Быел гына да 8 бала туган. Үлүчеләр саны 2 тапкыр кимрәк.
Якелеләр дини тәрбиягә дә зур әһәмият бирә икән. Мәчеткә 24 бала йөри, ди авыл имамы. Без кергәндә биредә әбиләр белем ала иде. Форсаттан файдаланып, алар район башлыгыннан Болгарга экскурсиягә алып барырга оештыруны сорадылар. Әлеге мөрәҗәгатьләре уңай кабул ителде...
Авыл китапханәсендә дә дини дәреслекләр шактый. Төбәктә бу юнәлештә башкарылучы эшләрне Анатолий Иванов та уңай бәяләде.
Авыл халкын борчыган башка мәсьәләләр хакында соңыннан клубта узган очрашуда сөйләштеләр.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: