Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Югары Сонда күпер төзелеше башланды

Югары Сон авылы халкы өчен тиздән әйләнчектән генә түгел, ә турыдан да юл яхшы булачак. Торак пунктның бер башын икенчесе белән тоташтыручы күпер төзелеше башланды. Ул сафка баскач, юлны берничә километрга кыскартырга мөмкинлек бирәчәк. Сон елгасы Югары Сон авылын икегә бүлеп ага. Аның аргы ягында гомер кичерүчеләр ниндидер 100-200 метр...

Югары Сон авылы халкы өчен тиздән әйләнчектән генә түгел, ә турыдан да юл яхшы булачак. Торак пунктның бер башын икенчесе белән тоташтыручы күпер төзелеше башланды. Ул сафка баскач, юлны берничә километрга кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.

Сон елгасы Югары Сон авылын икегә бүлеп ага. Аның аргы ягында гомер кичерүчеләр ниндидер 100-200 метр арага бару өчен дә, турыдан юл булмау сәбәпле, әйләнчектән йөрергә мәҗбүрләр. Ә бу берничә километр дигән сүз. Дөрес җәяүлеләр өчен елга аша асылмалы басмалар бар анысы. Тик алардан йөрү һәркемнең дә кулыннан килми шул.
- Елга аша нык күпер бик кирәк иде инде. Асылмалы басмадан без карт-корылар йөри алмыйбыз шул. Баш әйләнә. Берәр җиргә барырга чыксаң, шактый ара үтәргә туры килә,- ди Фәүзия Шәйдуллина.
Халык тәкъдимен истә тотып, авыл җирлеге идарәсе узган ел яңа күпер төзү хәстәрен күрә башлаган. Җирлек башлыгы Мансур Сәләхов әйтүенчә, төбәк халкы да бу эшкә өлешен кертергә тырыша икән. Казанда яшәүче авылдашлары Гыйләҗев Камил металл каркаслар алып кайткан. Төзелешне югарысонлылар үзләре башкара.
- Бүгенге көндә ярның ике ягында күпер нигезе булачак урыннарга казыклар кагабыз. Язын алар бетон белән заливать ителәчәк. Шулар өстенә әлеге каркаслар куелып, алар үзара шулай ук металл белән тоташтырылачак,- ди Мансур Сәләхов.
Объект урынында әлегә ике кеше хезмәт куя. Казыклар кагылып беткәннән соң, күпернең өслеген ясарга керешәчәкбез,- ди Мансур Сәләхов. Ә урындагы төп эшләр җирләр кибүгә башланачак. Керү юлларына ташлы балчык түшәргә ниятлиләр. Күпернең металл өлешен 20 метр озынлыкта төзү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев