Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Мамадышта аграр кадрлар эшсез калмаячак

Авыл хуҗалыгы оешмаларына кайткан югары белемле яшь кадрларга 100 мең сум, махсус урта белемлеләргә-50 мең сумлык пособие бирелә, ай саен икесенең дә хезмәт хакларына 5әр мең сум өстәп түләнә. Моннан тыш, аларга йорт төзүдә дә беренче чиратта ярдәм итәләр. Чираттагы тормыш дәресендә әнә шул хакта сөйләштеләр. 9-11нче сыйныфлар өчен тормыш...

Авыл хуҗалыгы оешмаларына кайткан югары белемле яшь кадрларга 100 мең сум, махсус урта белемлеләргә-50 мең сумлык пособие бирелә, ай саен икесенең дә хезмәт хакларына 5әр мең сум өстәп түләнә. Моннан тыш, аларга йорт төзүдә дә беренче чиратта ярдәм итәләр. Чираттагы тормыш дәресендә әнә шул хакта сөйләштеләр.

9-11нче сыйныфлар өчен тормыш дәресләренең чираттагысы Казан дәүләт аграр университетына һәм 87нче санлы һөнәри көллияткә багышлап үткәрелде. Аның көллият базасында узуы да юкка түгел. Нәкъ менә биредә районыбыз хуҗалыклары өчен кирәк булган белгечләр әзерләнә. Бу хакта көллият директоры Николай Егоров сөйләде.
Аграр университеттан да үзләренең уку йорты белән таныштыру өчен галимнәрнең олы делегациясе килгән иде. Алар университетка керү тәртипләре, уку шартлары белән таныштырдылар; үзләрендә укуны дәвам итәргә чакырган буклетлар өләштеләр. Әлеге югары уку йортын тәмамлаучылар районыбызда шактый. Алар агрономнар, инженерлар булып кына эшләмиләр, хуҗалыкларыбызга да җитәкчелек итәләр. Бүгенге көндә дә районыбыздан белем алучылар да шактый. Очрашуда Усали кызы, өченче курс талибәсе Венера Аксакова да катнашты. "Укуымны тәмамлагач Мамадышта эшлисем килә,"-диде ул.
"Безгә агрономнар, зоотехниклар, инженер-механиклар, ветеринария табиблары да кирәк,"-диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ришат Исмәгыйлов. Югары һәм махсус урта уку йортлары тәмамлап кайткан белгечләргә хөкүмәт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәмнәр турында да сөйләде ул. Аграр университет урманчылык, экология юнәлешендәге белгечләр дә әзерли. Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов төбәгебезгә аларның да кирәклеген әйтеп үтте. Алабуга ирекле икътисади зонасында агач эшкәртү һәм мебель ясау комбинаты сафка бастырылгач, безнең урманнарыбызда да киң колачлы эшләр башланачак. "Һәр белгечкә бездә перспектива бар,"-диде районыбыз җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев