Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Сонда янгын сүндерү хезмәте эшли башлаячак

Сон төбәгенең янгын сүндерү ДЕПОсы булачак. Бинасы инде әзер диярлек, махсус техника кайтканын гына көтәргә кирәк. Бу бинага нигезне узган елның язында салганнар иде. Ул Кече Сон авылындагы машина-трактор паркы территориясендә урнашкан. 6 метр ярымга 11 метр зурлыгындагы объектта янгын сүндерү хезмәте урнашачак. Бүгенге көндә бинаның стеналары өелеп беткән, пластик...

Сон төбәгенең янгын сүндерү ДЕПОсы булачак. Бинасы инде әзер диярлек, махсус техника кайтканын гына көтәргә кирәк.

Бу бинага нигезне узган елның язында салганнар иде. Ул Кече Сон авылындагы машина-трактор паркы территориясендә урнашкан. 6 метр ярымга 11 метр зурлыгындагы объектта янгын сүндерү хезмәте урнашачак. Бүгенге көндә бинаның стеналары өелеп беткән, пластик тәрәзәләр дә куйганнар. "Ишекләр дә әзер. Урнаштырасы гына калды",- ди авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәләхов.
Узган ел авылдагы яңа мәдәният йорты урынында төзелеп бетмәгән бина тора иде. Аны сүтәргә туры килде. Төзелештә күбесенчә шуннан чыккан материалларны кулланганнар. 13 меңләп кирпич тотылды, ди җирлек башлыгы. Киләчәктә янгын сүндерү үзәгенә су, ут һәм җылылык үткәрү эшләре калып бара. "Параллель рәвештә махсус техника кайтару мәшәкатьләре белән йөрибез",- ди Мансур Сәләхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев