Нократ

Новости по рубрике - Кеше һәм закон

  • 28 марта 2013 - 10:31
    Мамадыш РайПОсы товарын үз итүче карак тотылды.
    20нче март төнендә шәһәребезнең Азин урамындагы "Старая лавка" кибетен басканнары турында ишеткән идек инде. Полицейскийларның оператив хәрәкәт итүе нәтиҗәсендә угры тиз эләкте. Ул элек тә караклык өчен хөкем ителгән рецидивист булып чыкты. Аның кибеткә салган зыяны ачыклана. Урлаган әйберләре нигездә аракы һәм ашамлыклар, соңгысы кабымлык урынынадыр, мөгаен. Сәүдә ноктасының сак...
  • 20 марта 2013 - 10:40
    Җаваплы затларның керемнәрен һәм чыгымнарын контрольгә алалар
    Узган елның 3нче декабрендә Россия Федерациясе Президенты дәүләт власте органнарында урын биләүчеләрнең керемнәренә һәм чыгымнарына контрольгә кагылышлы законга кул куйды. 230-ФЗ санлы әлеге канун 1нче гыйнвардан гамәлгә керде. Әлфия Корчагина, район прокуроры урынбасары Чыгымнар турындагы мәгълүматларны тапшыру бурычы 2012нче елның 1нче гыйнварыннан соң төзелгән килешүләргә кагыла. Закон нигезендә чыгымнарына контроль...
  • 6 марта 2013 - 10:06
    Штрафларын түләмәгән өчен 15 кешенең эше судка җибәрелде
    Вакытында штрафларын түләмәгән өчен 15 кешенең эше судка җибәрелде. Аларга, карар кабул ителгәннән соң, өстәмә рәвештә акча түләргә, бу чара да "көчсез" булса, унбиш тәүлеккә чаклы административ арестта утырырга туры киләчәк. САМАТ МӨХӘММӘТҖАНОВ, РФ Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Кызганычка каршы, юл хәрәкәте иминлеге сагында торучыларга...
  • 19 февраля 2013 - 04:41
    Арзанлысын эзләсәң...
    Алкоголь продукциясе әйләнешен көйләүче Федераль законга төзәтмәләр кертелгәннән бирле ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы төбәк органы тарафыннан 70 контроль чара үткәрелде һәм законны бозуның 49 очрагы теркәлде. Агымдагы елның 1нче гыйнварыннан башлап исерткеч эчемлекләрне төнлә сату тыелуга карамастан, Мамадыш районында бер факт бар. Алкогольле эчемлекләрнең бәясе арту сәбәпле, соңгы...
  • 7 февраля 2013 - 07:05
    Янгынчылар мәнфәгатендә
    Район прокуратурасы тарафыннан авыл җирлекләре башлыкларының карар проектларына уңай нәтиҗә чыгарылды. НИЯЗ СӘЙФЕТДИНОВ, район прокуроры ярдәмчесе Район прокуратурасы тарафыннан авыл җирлекләре башлыкларының "Социаль ориентлашкан иҗтимагый янгыннан саклану берләшмәләрен һәм ирекле янгынчыларны өстәмә кызыксындыру чаралары турында" карар проектлары өйрәнелде. Әлеге карарлар проектлары белән, ирекле янгын сакчылыгын үстерү өчен, иҗтимагый берләшмәләргә һәм...
  • 29 января 2013 - 12:26
    Теркәү мәҗбүри
    Район прокуратурасы тарафыннан авыл җирлекләрендәге күчемсез милек хокукына дәүләт теркәве турындагы закончалыкның үтәлешенә тикшерүләр үткәрелде. ИРИНА ГОСАМОВА, район прокуроры ярдәмчесе Тикшерү барышында 1997нче елның 21нче июлендә кабул ителгән 122-ФЗ санлы "Күчемсез милеккә хокукны дәүләт теркәве һәм аның белән алыш-биреш турында"гы Федераль законның 2,4,5,17нче, Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 131, 164нче маддәләрендә...
  • 29 января 2013 - 12:21
    Алименттан качып булмый
    Нинди дә булса хокук бозу белән бәйле гамәл, яисә җинаять кылсаң, җавап бирүдән качуга исәп тотарга кирәкми. Алиментны вакытында түләмәү белән дә шундый ук хәл. РОБЕРТ ИМАМЕТДИНОВ, суд приставы - башкаручысы Әлеге хилафилык өчен штраф түләтү, хәтта җинаять җаваплылыгына тарту каралган. Соңгысы балаларның киләчәгенә кырын сугарга мөмкин. Статистик мәгълүматларга караганда,...
  • 22 января 2013 - 09:31
    Күчемсез милеккә хокук теркәлгәнме
    Район прокуратурасы авыл җирлекләрендә күчемсез милеккә хокукка дәүләт теркәвен уздыруда законлылыкны саклау буенча тикшерүләр үткәрде. Закон бозу очраклары бар. ИРИНА ГОСАМОВА, район прокуроры ярдәмчесе ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Сон, Көек-Ерыкса, Түбән Шүләңгер, Урта Кирмән авыл җирлекләренә муниципаль милек итеп бирелгән дәүләт милкенә хокукны теркәүдә "Күчемсез милеккә хокукка...
  • 1 ноября 2012 - 11:32
    “Автомобилеңне сакла!”
    Районыбыз территориясендә 24-31нче октябрьләрдә полиция хезмәткәрләре тарафыннан шул исемдәге пиар-акция үткәрелә. Ул республикабызда автотранспорт урлауны профилактикалау, бу юнәлештәге җинаятьләрне тикшергәндә һәм ачканда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән халык арасында үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында оештырыла. "Автомобиль сату базарларына, санкцияләнмәгән автотукталышларга рейдлар уздырдык; уку йортларында, югары сыйныф укучыларына чит автомобильләргә хокуксыз...
  • 1 ноября 2012 - 10:52
    Татар теленә тиешле сәгатьләр
    Район прокуратурасы районның мәгариф учреждениеләрендә мәгариф турындагы закончалыкның рус, татар телләрен һәм әдәбиятларын өйрәнүгә бирелгән сәгатьләр бүлеге үтәлешен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 2012-2013 уку елында мәгариф учреждениеләрендә уку-укыту планнары Россия Федерациясенең "Мәгариф турындагы" законы нигезендә төзелгән. Район мәктәпләрендә рус һәм татар телләрен, әдәбиятларын укыту базислы уку планына һәм гомумбелем бирү...
  • 29 октября 2012 - 11:34
    Бюджет белән шаярмыйк
    Район прокуратурасы, акча, матди чараларның сакланышын тәэмин итү, финанс тәртибен һәм бухгалтерлык исәбен алып баруның дөреслеген тикшерү максатында, авыл җирлекләрендә тикшерүләр оештырды. Нәтиҗәдә, аларның кайберләрендә бюджет закончалыкларының бозылуы ачыкланды. Ишки авыл җирлегендә Россия Федерациясе Бюджет кодексының 34нче маддәсенә хилафлык килү очрагы ачыкланды. Биредә акчаны транспорт салымын үзвакытында түләмәгән өчен җыелган...
  • 19 октября 2012 - 09:45
    Мәк чәчәген өздем ялгыш кына...
    Майдан ноябрь аена кадәр вакыт эчендә иң киң таралган наркочимал-кыргый киндер һәм мәк. Составында наркомаддәләр булган үсемлекләр белән шөгыльләнүчеләрне барлау, плантацияләрне юкка чыгару, аларның законсыз әйләнешен тыю максатында, ел саен гомумроссия күләмендә, ведомствоара комплекслы оператив-профилактик "Мәк" операциясе үткәрелә. Аның кысаларында наркополиция даими рейдлар оештыра. Гомуми нәтиҗәләр чыгарырга әле иртәрәк. Тик...
  • 16 октября 2012 - 07:33
    БАЛАҢНЫҢ КАДЕРЕН БЕЛ
    Ата-ана вазыйфаларын башкарганда баланың хокукларына һәм мәнфәгатьләренә зыян китерүчеләр закон нигезендә җаваплылыкка тартылалар. Россия Федерациясе Гаилә кодексының 65нче маддәсе нигезендә, ата-ана вазыйфаларын башкарганда ата-ана баланың физик һәм психик сәламәтлегенә, әхлакый үсешенә зыян китерергә тиеш түгел. Бала тәрбияләү чаралары саксыз, кырыс, тупас мөнәсәбәтләрне, кешелек сыйфатларын кимсетү, мыскыл итү һәм баланы эксплуатацияләүне...
  • 12 октября 2012 - 06:25
    Аракы эчеп үлделәр
    Фальсификацияләнгән аракы сату буенча Татарстанда агымдагы елда 52 җинаять эше кузгатылган. Мондый аракы күбрәк шәхси хуҗалыклар аша сатыла. 2012нче елда өйләрендә законсыз рәвештә кырын эш белән шөгыльләнеп, составында алкоголь булган сыеклык саткан өчен, ике райондашыбызның эше Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелде һәм алар ТРның "Административ хокук бозулар турында" Законының 2.8нче...
  • 12 октября 2012 - 06:12
    Аяз көндә яшен сукмасын
    Агымдагы ел башыннан районыбызда балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган тәртипсезлек очракларының саны, узган ел белән чагыштырганда, шактый кимегән. Бу хакта сишәмбе көнне узган прокурор каршындагы эш төркеменең чираттагы утырышында хәбәр иттеләр. Утырышта шәһәрнең мәгариф учреждениеләре, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, социаль яклау идарәсе, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия һәм подразделение...
Реклама