Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

БАЛАҢНЫҢ КАДЕРЕН БЕЛ

Ата-ана вазыйфаларын башкарганда баланың хокукларына һәм мәнфәгатьләренә зыян китерүчеләр закон нигезендә җаваплылыкка тартылалар. Россия Федерациясе Гаилә кодексының 65нче маддәсе нигезендә, ата-ана вазыйфаларын башкарганда ата-ана баланың физик һәм психик сәламәтлегенә, әхлакый үсешенә зыян китерергә тиеш түгел. Бала тәрбияләү чаралары саксыз, кырыс, тупас мөнәсәбәтләрне, кешелек сыйфатларын кимсетү, мыскыл итү һәм баланы эксплуатацияләүне...

Ата-ана вазыйфаларын башкарганда баланың хокукларына һәм мәнфәгатьләренә зыян китерүчеләр закон нигезендә җаваплылыкка тартылалар.

Россия Федерациясе Гаилә кодексының 65нче маддәсе нигезендә, ата-ана вазыйфаларын башкарганда ата-ана баланың физик һәм психик сәламәтлегенә, әхлакый үсешенә зыян китерергә тиеш түгел. Бала тәрбияләү чаралары саксыз, кырыс, тупас мөнәсәбәтләрне, кешелек сыйфатларын кимсетү, мыскыл итү һәм баланы эксплуатацияләүне булдырмаска тиеш. Шулай да, барлык ата-аналар да Гаилә кодексы таләпләрен үтәп бетермиләр.

Бер әти кеше, исерек хәлдә, балигъ булмаган баласына 10нан артык мәртәбә суга, тибә. Болар барысы да төнге сәгатьләрдә була. Өйдәге тавыш-гаугадан башка балалар да йоклый алмый. Исерек атаның баланы кыйнавы ана кешенең аралауларыннан соң гына туктала.

Гаилә кодексының 63нче маддәсе нигезендә, әти-әниләр үз балаларын тәрбияләүгә һәм үстерүгә җаваплы. Алар үз балаларының сәламәтлеге, физик, психик, рухи үсеше турында кайгыртырга, баланы төп гомуми белем алу белән тәэмин итәргә һәм урта (тулы) гомуми белем алуга шартлар тудырырга тиешләр. РФ КоАПның 5.35нче маддәсендәге 1нче бүлек нигезендә, баланы тәрбияләү, тәэмин итү, укыту, хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча бурычларны үтәмәү өчен әти-әнигә кисәтү ясала, яки алар 100 сумнан алып 500 сумга кадәр административ штрафка тартылалар. Район прокуроры ваемсыз әти-әнигә карата РФ КоАПның 5.35нче маддәсендәге 1нче бүлек буенча административ хокук бозу турында эш ачты һәм ул балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышында каралды, гаепләнүче штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. РФ Гаилә кодексының 69нчы маддәсендә ата-ана вазыйфаларын башкарудан баш тарткан әти-әниләрнең ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителергә мөмкинлеге турында әйтелә.

ӘЛФИЯ КОРЧАГИНА,

район прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев