Нократ

Штрафларын түләмәгән өчен 15 кешенең эше судка җибәрелде

Вакытында штрафларын түләмәгән өчен 15 кешенең эше судка җибәрелде. Аларга, карар кабул ителгәннән соң, өстәмә рәвештә акча түләргә, бу чара да "көчсез" булса, унбиш тәүлеккә чаклы административ арестта утырырга туры киләчәк. САМАТ МӨХӘММӘТҖАНОВ, РФ Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Кызганычка каршы, юл хәрәкәте иминлеге сагында торучыларга...

Вакытында штрафларын түләмәгән өчен 15 кешенең эше судка җибәрелде. Аларга, карар кабул ителгәннән соң, өстәмә рәвештә акча түләргә, бу чара да "көчсез" булса, унбиш тәүлеккә чаклы административ арестта утырырга туры киләчәк.

САМАТ МӨХӘММӘТҖАНОВ,

РФ Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы

Кызганычка каршы, юл хәрәкәте иминлеге сагында торучыларга да артык мәшәкать тудыралар андыйлар. Чөнки хәзер инспекторларга аларны табарга кирәк. Эш һәм яшәү урыннарына баргач, РФ КоАПның 20.25нче маддәсе нигезендә беркетмә төзелә. Ә бит юл йөрү кагыйдәләрен бозган көннән алып срогында салынган штрафны түләсә, проблемалары да азрак булыр иде. Мәсәлән, каешын эләктермәгән өчен водительгә 500 сум түләргә кирәклеге турында беркетмә тутырыла. Әмма ул аны вакытында түләргә "оныта". Суд карары нигезендә аңа өстәмә 1000 сумын кесәсеннән чыгарып салырга туры киләчәк. Нәтиҗәдә, аның кесәсе 1,5 мең сумга саегачак. Беренче штрафы 2000 сум булса, судта аңа 3000 сум өстәләчәк.

Әлеге чаралар да ярдәм итмәсә, административ арест салына. Бу аны штрафлардан барыбер коткармаячак. 2011нче елда РФ КоАПның 20.25нче маддәсенә кертелгән үзгәрешләр беркетмәне суд-приставларына да төзергә рөхсәт бирә. Юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмыйча, аны бозган водительләрнең исләренә төшерәм: югарыда телгә алынган маддәнең 1нче өлеше нигезендә, административ штрафны вакытында түләмәгән өчен җаваплылык карар чыгрылганнан соң 41нче көндә гамәлгә керә. Аның 31 көне-ирекле рәвештә, 10сы обжалование срогы узгач түләргә тиешле вакыт.

Бүген банкларда һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминаллары челтәрләрендә ЮХИДИ подразделениеләренә штраф түләгәнлек турындагы мәгълүматларны электрон автомат тапшыргыч гамәлгә ашыра. Шул ук вакытта штрафлар түләү өчен безнең үз терминалыбыз бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: