Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Аяз көндә яшен сукмасын

Агымдагы ел башыннан районыбызда балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган тәртипсезлек очракларының саны, узган ел белән чагыштырганда, шактый кимегән. Бу хакта сишәмбе көнне узган прокурор каршындагы эш төркеменең чираттагы утырышында хәбәр иттеләр. Утырышта шәһәрнең мәгариф учреждениеләре, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, социаль яклау идарәсе, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия һәм подразделение...

Агымдагы ел башыннан районыбызда балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган тәртипсезлек очракларының саны, узган ел белән чагыштырганда, шактый кимегән. Бу хакта сишәмбе көнне узган прокурор каршындагы эш төркеменең чираттагы утырышында хәбәр иттеләр.

Утырышта шәһәрнең мәгариф учреждениеләре, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, социаль яклау идарәсе, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия һәм подразделение вәкилләре катнашты. Эш барышында иң беренче шелтә сүзләре балалар бакчалары мөдирләре адресына яңгырады. Шәһәр бакчаларының берсендә бала имгәнүенә китергән бәхетсезлек очрагы барлык коллективларны да сак, игътибарлырак булырга кирәклеге хакында кисәтә. Тәрбияче көн дәвамында үз төркемендәге бер генә сабыйны да мизгел эченә дә күз уңыннан ычкындырмаска тиеш. Уен мәйданнары, инвентарьлар даими тикшерелеп торсын. Шунда ук район прокуратурасы тикшерүе барышында кимчелекләр табылган бакчаларның мөдирләре җитешсезлекләрне бетерү өстендә башкарылган эшләре турында хисап тоттылар. Прокурор урынбасары Әлфия Корчагина мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен, прокуратура тикшерүе килгәнне көтеп утырмыйча, булган кимчелекләрне юк итү өстендә максатчан эшләргә чакырды. Алга таба сүз балигъ булмаганнар арасындагы тәртипсезлек мәсьәләсенә юнәлтелде. Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге хезмәткәре Светлана Романова чыгышыннан күренгәнчә, агымдагы елда, узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, балигъ булмаганнар тарафыннан тәртипсезлекләр кылу очраклары күпкә кимегән. Әти-әниләрнең спиртлы эчемлекләр куллануының узган ел 30 очрагы теркәлгән булса, быел андыйлар 10 гына. Балигъ булмаганнар тарафыннан җинаятьләр кылынмаган. Дөрес, бу бик яхшы күрсәткечләр. Әмма бу тиешле органнарның профилактика эшләрен киметүе нәтиҗәсе түгелме икән? Әнә шундый фикер белдереп, прокуратура вәкилләре профилактика системасы органнарын үз эшләренә тагын да җаваплырак карарга чакырдылар. "Гадәттә, профилактик чаралар кимесә, алда хокук бозуларның кискен артуы көтә. Бу-күп еллар буена эшләү дәверендә расланган күренеш. Быел бар да яхшы дип сөенеп йөреп, киләсе елга "яшен суга" күрмәсен",-диде Әлфия Корчагина. Район прокуроры Илсур Габдрахманов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова утырышта катнашучыларга алга таба авыл җирлекләре башлыклары, участок уполномоченныйлары белән берлектә тагын да максатчанрак эшләргә тәкъдим иттеләр.

ГӨЛНАЗ МӨХӘММӘТҖАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев