Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Арзанлысын эзләсәң...

Алкоголь продукциясе әйләнешен көйләүче Федераль законга төзәтмәләр кертелгәннән бирле ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы төбәк органы тарафыннан 70 контроль чара үткәрелде һәм законны бозуның 49 очрагы теркәлде. Агымдагы елның 1нче гыйнварыннан башлап исерткеч эчемлекләрне төнлә сату тыелуга карамастан, Мамадыш районында бер факт бар. Алкогольле эчемлекләрнең бәясе арту сәбәпле, соңгы...

Алкоголь продукциясе әйләнешен көйләүче Федераль законга төзәтмәләр кертелгәннән бирле ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы төбәк органы тарафыннан 70 контроль чара үткәрелде һәм законны бозуның 49 очрагы теркәлде.

Агымдагы елның 1нче гыйнварыннан башлап исерткеч эчемлекләрне төнлә сату тыелуга карамастан, Мамадыш районында бер факт бар. Алкогольле эчемлекләрнең бәясе арту сәбәпле, соңгы араларда йорт шартларында көмешкә куып сатучылар күбәеп китте. Аның да ярты литры яңа елга кадәр 50 сум булса, хәзерге вакытта 100 сумга җиткән. ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы төбәк органы гражданнарны сакчыл булырга һәм алкогольле эчемлекләрне бары тик лицензияле кибетләрдән генә алырга чакыра. Кулдан, Интернет, яки танышларыгыз аша алынган арзанлы аракыгыз сәламәтлегегез өчен бик кыйммәткә төшәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев