Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

“Автомобилеңне сакла!”

Районыбыз территориясендә 24-31нче октябрьләрдә полиция хезмәткәрләре тарафыннан шул исемдәге пиар-акция үткәрелә. Ул республикабызда автотранспорт урлауны профилактикалау, бу юнәлештәге җинаятьләрне тикшергәндә һәм ачканда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән халык арасында үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында оештырыла. "Автомобиль сату базарларына, санкцияләнмәгән автотукталышларга рейдлар уздырдык; уку йортларында, югары сыйныф укучыларына чит автомобильләргә хокуксыз...

Районыбыз территориясендә 24-31нче октябрьләрдә полиция хезмәткәрләре тарафыннан шул исемдәге пиар-акция үткәрелә. Ул республикабызда автотранспорт урлауны профилактикалау, бу юнәлештәге җинаятьләрне тикшергәндә һәм ачканда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән халык арасында үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында оештырыла.

"Автомобиль сату базарларына, санкцияләнмәгән автотукталышларга рейдлар уздырдык; уку йортларында, югары сыйныф укучыларына чит автомобильләргә хокуксыз хуҗа булу җаваплылыгы, автомәктәпләрдә шәхси транспортның төзек булырга тиешлеге турында лекцияләр сөйләдек,"-ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча полиция начальнигы вазыйфаларын башкаручы Леонид Усачев. Агымдагы елда районыбызда автотранспорт белән бәйле биш җинаять эше кузгатылган. Аның берсе әле ачылмаган. 2012нче елның 20-21нче май төнендә "Мамадыш урман" дәүләт-бюджет учреждениесенең янгын-химик станциясе гаражы ишеген каерып ачып, "МТЗ-82.1" тракторын урлап чыгалар. Трактор 2011нче елгы, зәңгәр төстә, дәүләт номеры 3605, 16 рус, двигатель №661046, КПП 407322, алгы күперчек №521265-04, арткы күперчек №706355. Автотранспорт белән бәйле җинаятьләр турында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз "02" яки 8(85563)-3-14-65, 3-25-81 телефоннарына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X