Нократ

Алименттан качып булмый

Нинди дә булса хокук бозу белән бәйле гамәл, яисә җинаять кылсаң, җавап бирүдән качуга исәп тотарга кирәкми. Алиментны вакытында түләмәү белән дә шундый ук хәл. РОБЕРТ ИМАМЕТДИНОВ, суд приставы - башкаручысы Әлеге хилафилык өчен штраф түләтү, хәтта җинаять җаваплылыгына тарту каралган. Соңгысы балаларның киләчәгенә кырын сугарга мөмкин. Статистик мәгълүматларга караганда,...

Нинди дә булса хокук бозу белән бәйле гамәл, яисә җинаять кылсаң, җавап бирүдән качуга исәп тотарга кирәкми. Алиментны вакытында түләмәү белән дә шундый ук хәл.

РОБЕРТ ИМАМЕТДИНОВ,

суд приставы - башкаручысы

Әлеге хилафилык өчен штраф түләтү, хәтта җинаять җаваплылыгына тарту каралган. Соңгысы балаларның киләчәгенә кырын сугарга мөмкин. Статистик мәгълүматларга караганда, Россиядә барлык аналарның өчтән береннән күбрәге ялгыз әниләр. Ике миллионга якын ата кешеләр алимент түләүдән качып йөриләр. Балаларын тәрбияләү, аларны төрле яктан тәэмин итү кайберәүләр өчен ят нәрсә. Араларында алиментны түләмәү өчен теләсә нинди юлга, хәтта җинаять сукмагына басудан курыкмаучылар да табыла. Дөрес, кайбер ата-аналар арасында ялгышларын аңлаучылар да бар. Мәсәлән, Мамадышта яшәүче гражданка А. амораль тормыш алып бару сәбәпле, ана хокукыннан мәхрүм ителгән иде. Балигъ булмаган улын опекага алдылар. РФ Җинаятьләр кодексының 157нче маддәсенең 1нче часте буенча ике мәртәбә кисәтү алганнан соң, төзәлү юлына басты. Суд аша аның хокуклары яңартылды. Хәзер ул эшли, улын тәрбияли. Әмма балаларының барлыгы турында "ишетергә теләмәүче"ләр дә очрый. Кызганычка каршы, андыйларның саны арта бара. Узган ел суд приставлары хезмәте тарафыннан югарыда телгә алынган маддәнең 1нче бүлеге нигезендә 7 җинаять эше кузгатылды. Мондый җәза уңай нәтиҗәләр бирмичә калмый. Әмма кемдер мондый җәзага төкереп карый. Бер райондашыбыз, гражданка С. тәрбиясендә балигъ булмаган баласы була торып, суд карары нигезендә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителде һәм 2011нче елдан алып хезмәт хакының дүрттән бер өлеше күләмендә алимент түләргә тиеш иде. Әмма ул эшкә урнашмый, шуның аркасында алиментлар буенча әҗәте 52 мең сумга җыела. Суд аны дүрт айга төзәтү эшләренә җибәрү (хезмәт хакының 10 проценты - дәүләт кеременә) турында карар чыгарды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: