Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Мәк чәчәген өздем ялгыш кына...

Майдан ноябрь аена кадәр вакыт эчендә иң киң таралган наркочимал-кыргый киндер һәм мәк. Составында наркомаддәләр булган үсемлекләр белән шөгыльләнүчеләрне барлау, плантацияләрне юкка чыгару, аларның законсыз әйләнешен тыю максатында, ел саен гомумроссия күләмендә, ведомствоара комплекслы оператив-профилактик "Мәк" операциясе үткәрелә. Аның кысаларында наркополиция даими рейдлар оештыра. Гомуми нәтиҗәләр чыгарырга әле иртәрәк. Тик...

Майдан ноябрь аена кадәр вакыт эчендә иң киң таралган наркочимал-кыргый киндер һәм мәк. Составында наркомаддәләр булган үсемлекләр белән шөгыльләнүчеләрне барлау, плантацияләрне юкка чыгару, аларның законсыз әйләнешен тыю максатында, ел саен гомумроссия күләмендә, ведомствоара комплекслы оператив-профилактик "Мәк" операциясе үткәрелә. Аның кысаларында наркополиция даими рейдлар оештыра. Гомуми нәтиҗәләр чыгарырга әле иртәрәк. Тик РФ УФСКНның Татарстан буенча Алабуга төбәкара бүлеге хезмәткәрләренең җәмәгатьчелеккә җиткерердәй кайбер фикер һәм фактлары әзер. Бүгенге көндә әлеге чара нигезендә бүлек тарафыннан 18 җинаять эше кузгатылган. Аларның икесе-наркотиклар әзерләп, аларны кулланып, наркопритон тотучылар. 13е наркотиклар саклаган һәм саткан, өчесе көчле тәэсир итүче наркотик маддәләр контрабандасы факты өчен җавап тоталар. 11 кеше җинаять, 37 кеше административ җаваплылыкка тартылды. Операция башланганнан бирле 8 килограмм наркотик маддә алынды. Гражданнардан үтенеп сорыйбыз: кыргый яисә культивацияләнеп үстерелә торган киндер, мәк плантацияләренә юлыксагыз, аларны әзерләүчеләр турында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, бу турыда (843)273-43-45 номеры белән идарәгә һәм төбәкара бүлекнең ышаныч телефонына 8(85557)3-97-70 хәбәр итегез. Электрон адресы: htpp://ufskn.tatar.ru яки ufskn.Elabuga@tatar..ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев