Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Бюджет белән шаярмыйк

Район прокуратурасы, акча, матди чараларның сакланышын тәэмин итү, финанс тәртибен һәм бухгалтерлык исәбен алып баруның дөреслеген тикшерү максатында, авыл җирлекләрендә тикшерүләр оештырды. Нәтиҗәдә, аларның кайберләрендә бюджет закончалыкларының бозылуы ачыкланды. Ишки авыл җирлегендә Россия Федерациясе Бюджет кодексының 34нче маддәсенә хилафлык килү очрагы ачыкланды. Биредә акчаны транспорт салымын үзвакытында түләмәгән өчен җыелган...

Район прокуратурасы, акча, матди чараларның сакланышын тәэмин итү, финанс тәртибен һәм бухгалтерлык исәбен алып баруның дөреслеген тикшерү максатында, авыл җирлекләрендә тикшерүләр оештырды.

Нәтиҗәдә, аларның кайберләрендә бюджет закончалыкларының бозылуы ачыкланды. Ишки авыл җирлегендә Россия Федерациясе Бюджет кодексының 34нче маддәсенә хилафлык килү очрагы ачыкланды. Биредә акчаны транспорт салымын үзвакытында түләмәгән өчен җыелган пеняны каплауга тотканнар. Төп средстволарны исәпкә алуны тикшерү күрсәткәнчә, 2011нче ел өчен еллык бухгалтерлык отчетын төзегәндә мөлкәтне мәҗбүри инвентаризацияләү турында күрсәтмәнең юклыгы билгеле булды. Соколка авыл җирлегендә бюджет йөкләмәләре буенча үзвакытында түләүләрне башкармау аркасында бюджет акчасын нәтиҗәсез һәм экономиясез файдалану очрагы ачыкланды. Салымнарга пеняларны һәм штрафларны түләүгә бюджет акчасы тотылган. Моннан тыш, "Күчемсез милеккә һәм алар белән эш итүгә хокукларны дәүләт теркәве турындагы" Федераль законның 4нче маддәсенең бозылуы да мәгълүм булды. Чөнки авыл җирлегенең күчемсез милегенә хокукы теркәлмәгән. Шундый ук кимчелекләр Көек-Ерыкса авыл җирлегендә дә теркәлде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге авыл җирлекләре башлыклары исеменә күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында представление бирелде.

ИРИНА ГОСАМОВА,

район прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев