Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Татар теленә тиешле сәгатьләр

Район прокуратурасы районның мәгариф учреждениеләрендә мәгариф турындагы закончалыкның рус, татар телләрен һәм әдәбиятларын өйрәнүгә бирелгән сәгатьләр бүлеге үтәлешен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 2012-2013 уку елында мәгариф учреждениеләрендә уку-укыту планнары Россия Федерациясенең "Мәгариф турындагы" законы нигезендә төзелгән. Район мәктәпләрендә рус һәм татар телләрен, әдәбиятларын укыту базислы уку планына һәм гомумбелем бирү...

Район прокуратурасы районның мәгариф учреждениеләрендә мәгариф турындагы закончалыкның рус, татар телләрен һәм әдәбиятларын өйрәнүгә бирелгән сәгатьләр бүлеге үтәлешен тикшерде.

Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 2012-2013 уку елында мәгариф учреждениеләрендә уку-укыту планнары Россия Федерациясенең "Мәгариф турындагы" законы нигезендә төзелгән. Район мәктәпләрендә рус һәм татар телләрен, әдәбиятларын укыту базислы уку планына һәм гомумбелем бирү учреждениесе компоненты бүленешенә нигезләнеп алып барыла. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2004 елның 9нчы мартындагы 1312нче санлы "Башлангыч, гомуми төп һәм урта (тулы) гомуми белем өчен федераль базислы уку планын раслау турындагы" боерыгы нигезендә, мәгариф учреждениесенең компоненты укучыларның һәм аларның әти-әниләренең сорауларын, мәнфәгатьләрен, кызыксынуларын исәпкә алып кулланыла. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдимнәрен исәпкә алып, рус телендә укыту, туган телдә (рус булмаган) укыту учреждениеләрендә "Рус теле" һәм "Рус әдәбияты" фәннәрен укытуга мәгариф учреждениесенең компоненты сәгатьләре хисабына өстәмә вакыт бирелгән. Тикшерү күрсәткәнчә, районның мәгариф учреждениеләрендә "Татар теле" һәм "Татар әдәбияты" фәннәрен укыту сәгатьләре арттырылмаган.

ӘЛФИЯ КОРЧАГИНА,

район прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев