Нократ

Җаваплы затларның керемнәрен һәм чыгымнарын контрольгә алалар

Узган елның 3нче декабрендә Россия Федерациясе Президенты дәүләт власте органнарында урын биләүчеләрнең керемнәренә һәм чыгымнарына контрольгә кагылышлы законга кул куйды. 230-ФЗ санлы әлеге канун 1нче гыйнвардан гамәлгә керде. Әлфия Корчагина, район прокуроры урынбасары Чыгымнар турындагы мәгълүматларны тапшыру бурычы 2012нче елның 1нче гыйнварыннан соң төзелгән килешүләргә кагыла. Закон нигезендә чыгымнарына контроль...

Узган елның 3нче декабрендә Россия Федерациясе Президенты дәүләт власте органнарында урын биләүчеләрнең керемнәренә һәм чыгымнарына контрольгә кагылышлы законга кул куйды. 230-ФЗ санлы әлеге канун 1нче гыйнвардан гамәлгә керде.

Әлфия Корчагина,

район прокуроры урынбасары

Чыгымнар турындагы мәгълүматларны тапшыру бурычы 2012нче елның 1нче гыйнварыннан соң төзелгән килешүләргә кагыла. Закон нигезендә чыгымнарына контроль булачак затлар билгеләнде. Алар:

-Россия Федерациясе субъектларының законнары, аларның һәм муниципаль берәмлекләрнең норматив актлары нигезендә каралган исемлеккә кертелгән муниципаль вазыйфа;

-Россия Банкының директорлар Советы тарафыннан расланган исемлеккә эләккән Россия Банкындагы хезмәт урыны;

-Россия Федерациясенең хокукый норматив актлары нигезендә расланган исемлеккә кергән Россия Федерациясе Пенсия, Социаль иминият фондларындагы һәм мәҗбүри медицина иминияте федераль фондындагы вазыйфалар биләүче затлар.

Югарыда телгә алынган хезмәт урынындагы затлар үзләренең, шулай ук тормыш иптәшләренең (иренең, яисә хатынының) һәм балигъ булмаган балаларының җир участогы, башка күчемсез милек, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр, акцияләр (катнашу өлеше, оешмаларның устав капиталларындагы пайлары) алганда чыгымнары турында мәгълүмат бирергә бурычлылар. Монда әлеге затның, яисә аның тормыш иптәшенең килешү суммасы алдан төзелгән килешүдән соң өч елдагы гомуми кеременнән артып китүе дә күз уңында тотыла. Килешүләрдә тиешле сумманың чыганагы да күрсәтелергә тиеш. Менә шулар бу затның чыгымнарына контроль булдыру турындагы карар кабул итүгә нигез булып тора. Карарны Россия Федерациясе субъектының югары урындагы зат (Россия Федерациясе субъектының дәүләт властеның югары башкарма органы җитәкчесе), яисә аларның вәкаләтле урындагы затлар кабул итә. Чыгымнарга күзәтү Россия Федерациясенең Генераль прокуроры, яисә югарыда телгә алынган законда һәм Россия Федерациясе Президентының норматив актларында каралган тәртиптә, аңа буйсынучы прокурорлар тарафыннан ясала. Керемнәр һәм чыгымнар турындагы мәгълүматларны тапшыру бурычын үтәмәү хокук бозу булып санала. Кем канун таләпләрен үтәми, алар урыннарыннан, дәүләт һәм муниципаль хезмәттән азат ителәләр. Чыгымнар гомуми керемнәр белән тәңгәл килмәсә, бу турыдагы материал өч көн эчендә Россия Федерациясе Прокуратурасы органнарына җибәрелә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: