Кече Кирмән һәвәскәрләре районыбызның дистәгә якын авылы тамашачысын шатландырган инде. Чираттагы концертлары Шәмәк сәхнәсендә узган. "Мәдәният йорты мөдире Нурия Хуҗиәхмәтова белән сәнгать җитәкчесе Гөлназ Галимованың җыр-биюләре, Фарил Дөлмиевның музыка коралларында оста итеп уйнавы, Илфир Гыйздәтуллинның алып баруы, Алсу Исрафилова, Фәнил Насыйбуллин, Фирая Сәләхова башкарган җырлар күңелебезгә хуш килде. Чын артистлардан...