Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Ялы да, дәвасы да

Өлкәннәр биредә хәзер 15 көн ял итә ала. "Кайгырту" халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге эшчәнлегендәге үзгәрешләр турында сорауларга директор ЛЮДМИЛА ТЕЛЕШЕВА җавап бирә. -Безнең пенсионерлар "Кайгырту" үзәгендә ял итүнең нәтиҗәлелеген күптән бәяләделәр инде. Биредә уңайлы социаль-психологик шартлар гына тудырылып калмый, медицина хезмәте дә күрсәтелә. 2013нче елның гыйнвар аеннан...

Өлкәннәр биредә хәзер 15 көн ял итә ала. "Кайгырту" халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге эшчәнлегендәге үзгәрешләр турында сорауларга директор ЛЮДМИЛА ТЕЛЕШЕВА җавап бирә.

-Безнең пенсионерлар "Кайгырту" үзәгендә ял итүнең нәтиҗәлелеген күптән бәяләделәр инде. Биредә уңайлы социаль-психологик шартлар гына тудырылып калмый, медицина хезмәте дә күрсәтелә. 2013нче елның гыйнвар аеннан башлап ял 15 көнгә сузыла. Өлкән яшьтәге кешеләрне, инвалидларны тернәкләндерү программасы нигезендә аларга кайнар ризык ашатыла, психологик, социаль-педагогик һәм мәдәни ярдәмнәр күрсәтелә. Юридик консультацияләр дә бирелә. Социаль чәчтараш уңышлы эшли. Дәвалау-сәламәтләндерү чаралары комплексы киңәйтелде.

-Монысы турында җентекләбрәк сөйләгез әле...

-Табиб каравы, физиотерапия процедуралары, арома- һәм витамин терапиясе, тагын галокамера (тоз процедуралары), массаж, ингаляция, ультрамиләүшә нурлар, УВЧ-терапия, табиб билгеләгәнчә венага һәм мускулларга салына торган инъекцияләр курсын кабул итәргә мөмкин.

-Сезгә теләсә кайсы пенсионер мөрәҗәгать итә аламы?

-Әйе. Без хатын-кызларны-55, ир-атларны 60 яшьтән кабул итәбез, чит шәһәрләрдән килүчеләрне дә кире бормыйбыз. Чиратка алдан язылырга мөмкин. Документларны рәсмиләштерү өчен минималь исемлек җитә. Татарстан Республикасында каралган яшәү минимумыннан түбәнрәк пенсия алучыларга бушлай, югарыракларга өлешчә түләү шартларында хезмәт күрсәтелә.

Әңгәмәдәш НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев