Нократ

Яраткан журналистың кем?

Район газетасының беренче саны дөнья күргәнгә тиздән 95 ел тула. Шушы гомер эчендә коллективта кемнәр генә эшләмәгән дә, кемнәр нинди темаларны гына яктыртмаган. Тик безгә вакытлы басмабызның бүгенгесе мөһимрәк. Шуңа да без газета укучыларыбыз арасында сорашу үткәрергә булдык. "Нократ" ("Вятка") газетасына язучы журналистлардан сезгә кемнең язмалары күбрәк ошый. Яраткан журналистыгыз...

Район газетасының беренче саны дөнья күргәнгә тиздән 95 ел тула. Шушы гомер эчендә коллективта кемнәр генә эшләмәгән дә, кемнәр нинди темаларны гына яктыртмаган. Тик безгә вакытлы басмабызның бүгенгесе мөһимрәк. Шуңа да без газета укучыларыбыз арасында сорашу үткәрергә булдык. "Нократ" ("Вятка") газетасына язучы журналистлардан сезгә кемнең язмалары күбрәк ошый. Яраткан журналистыгыз өчен тавыш бирергә санаулы көннәр генә калды.

Минневәрис Мингалиев (Вәрис Гали).

Баш мөхәррир урынбасары. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. "Бәллүр каләм" иясе. Газета битләрендә авыл хуҗалыгы темаларын яктырта. Ирекле темаларга да күп иҗат итә. Үзенең тормышын шигырь язудан башка күз аллый алмый. Редакциягә укучыларыбыздан килгән татар телендәге барлык шигырьләр аның кулы аша үтә. Районыбызда яшәп иҗат итүче барлык шагыйрьләр, сәләтле яшь буын аның белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә тора. 3 китап авторы.

Наталья Якимова.

Дубляж буенча баш мөхәррир урынбасары. Районыбызда оешкан рус җәмгыяте әгъзасы буларак, үз милләттәшләренең тормыш-көнкүрешен, яшәеш проблемаларын яктыртырга тырыша. Редакциядә 1981 елдан эшли.

Алсу Спиридонова (Алсу Дияр).

Бүлек редакторы. 1986 елда Казан Дәүләт Университетының журналистика факультетын тәмамлагач, туган ягына эшкә кайта. Яраткан темалары - әхлак, дин, яшәешебездәге проблемалар... Өлкән буын газета укучыларыбыз аның эшләрен зур түземсезлек белән көтеп ала, редакциягә килгән очракта, иң элек аның белән күрешеп чыгарга ашыгалар. Алсу Спиридонова - алар өчен чын дус, киңәшче. "Бәллүр каләм" иясе.

Николай Михайлов.

Укучылар аны спорт чараларын яктыртучы буларак таный. Аның өчен "шимбә, якшәмбе, ял көне" төшенчәләре бөтенләй юк. Ул, чын мәгънәсендә, үз темасының фанаты. Хоккей, чаңгы, фолейбол, көрәш... ярышларының берсе дә аннан башка, аның фотога төшереп, газета битләрендә чагылдыруыннан башка үтми. Юл иминлеге мәсьәләләре турында да яратып яза.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова.

Редакциягә җирле радиода һәм телевидениедә тәҗрибә туплап килде. Хәзерге вакытта әлеге юнәлешләрнең һәркайсына үзеннән өлеш кертергә тырыша. Соңгы вакытларда сайт белән эшләү серләренә төшенә.

Гөлназ Кадыйрова.

Телерадиокомпания буенча директор урынбасары. Ә һөнәре буенча-медик һәм психология укытучысы. Радиода, телевидениедә чыгыш ясый, газета өчен мәкаләләр әзерли. "Шулар арасыннан иң кыены-газетага язу. Газета журналистына аеруча җаваплы эш йөкләнә",-ди. Гөлназның иң зур уңышы узган 2012 елда килде: беренчедән, ул ТР Журналистлар берлеге әгъзасы булды, икенчедән, республика конкурсына әзерләгән эшен ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова югары бәя бирде. Шигырьләр яза.

Илнур Юнысов.

Коллективта 2008 елдан эшли. Радиода, телевидениедә тапшырулары, газетабызда басмалары чыга. Шигырьләр яза. Төрле яклап сәләтле шәхес. КВНда, спектакльдә уйнау, җырлау, бию, спорт ярышларында катнашу - бер генә чарадан да читтә калмый. Актив тормыш алып бара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 12 апреля 2018 - 08:23
    Жительница Мамадыша посвятила песню Дню космонавтики
  • 11 апреля 2018 - 11:16
    Ландыш Хасанова в проекте "Читаем Тукая"
  • 11 апреля 2018 - 11:07
    Азалия Махмутова в проекте "Читаем Тукая"
  • "Премия века" - газете "Нократ" ("Вятка") 100 лет!
  • В Мамадыше наградили победителей конкурса, приуроченного к Дню матери
  • 26 декабря 2016 - 12:41
    Частные объявления РЕМОНТ стиральных машин на дому. Выезд по деревням. Гарантия. Тел.: 8-962-578-16-36, 8-917-248-03-61 ///// НАТЯЖНЫЕ ПОТОЛКИ любой сложности - 100 руб./кв.м. Гарантия 15 лет. Быстро. Чисто. Тел.: 8-937-595-88-41 ///// СТЕНОВЫЕ керамзитные блоки и перегородочные, с/з Мамадышский ул. Беркасовская, д.36. Тел.: 8-965-618-21-88, 8-962-577-11-74 ///// ТРЕБУЮТСЯ в страховую компанию офисный специалист на постоянную работу и страховые агенты. Собеседование по телефону: 8-960-088-77-66 ///// ПРОДАЕТСЯ Теплицы заводские (крашеные и оцинкованные). Доставка. Установка. Хранение. Тел.: 8-917-917-34-43 ///// УСЛУГИ ремонт холодильников. Выезд на дом, по деревням. Тел.: 8-904-664-83-51, 8-917-391-76-83, 8-927-049-49-38, 8-906-121-39-77 ПРОДАЕТСЯ Умартага канди - 100 с. Прополис 1600с, балавыз 260с алабыз. 8-905-039-34-43 ​​​​​​​РЕМОНТ: Ж/К телевизоров и антенн. Выезд на дом. Тел.: 8-905-376-43-72 // Срубы, брус, доски на дома и бани. Из зимнего леса. Доставка. тел.: 8-927-046-99-22, 8-937-577-87-00
Ночной режим