Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хужалыгы

Авыл сөте тәмле

Чираттагы җомга ярминкәсе мамадышлыларны салкын иртә белән каршы алды. Тик Тәкәнеш икътисадый зонасыннан килгән авыл җирлекләре сатучыларын куркытмады ул. НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ Бигрәк тә сөт әйберләре һәм иткә сорау зур булды бу көнне. Сәүдә рәтләренә куелган сөт тутырылган шешәләр, каймак, эремчек, май күз алдында юкка чыгып бардылар. Мамадышта гомер итүче Зоя...

Чираттагы җомга ярминкәсе мамадышлыларны салкын иртә белән каршы алды. Тик Тәкәнеш икътисадый зонасыннан килгән авыл җирлекләре сатучыларын куркытмады ул.

НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ

Бигрәк тә сөт әйберләре һәм иткә сорау зур булды бу көнне. Сәүдә рәтләренә куелган сөт тутырылган шешәләр, каймак, эремчек, май күз алдында юкка чыгып бардылар. Мамадышта гомер итүче Зоя Архипова бер генә ярминкәне дә калдырмый икән: "Менә ике шешә алдым. Авыл сөтенә җитәме соң?! Шундый чараны үткәргәннәре өчен район җитәкчеләренә, авыл җирлекләренә мең рәхмәт. Бәяләр дә арзан. Бераз ит алам да, өйгә кайтам. Киләсе ярминкәгә чаклы запасым булачак", -ди ул. Бу көнне дистәгә якын ноктада ит белән сату иттеләр. Аны чабучыларның баш киемнәре астыннан пар бөркелеп торды. Чөнки әлеге төр ашамлыкка берничә урында озын чират хасил булды. Әнә Анна Новикова сыер һәм дуңгыз ите салынган сумкасын көчкә күтәреп ярминкәдән кайтып китте. Керәшен Пакшиныннан килгән Надежда Рябованың төрле йоннардан бәйләгән оекбашлары, бияләйләре дә сатып алучыларны битараф калдырмады. Пенсиядә булуына карамастан, үзенә бер шөгыль тапкан ул. "Пенсия акчасы азрак. Бәйләгән әйберләремне сатып, азмы-күпме булса да, керем алам. Мамадыш базарына да киләм, җай чыкканда Яр Чаллыга да барам,"-ди. Югары Ушмадан килгән Алсу һәм Илнар Әхмәтшиннар умартачылык белән шөгыльләнәләр икән. Узган көздән җыеп алынган "сыек алтын"нарының күп өлешен сатарга өлгергәннәр. Район үзәгендәге ярминкәнең берсен дә калдырмаска тырышалар. Дөрес, алардан башка да бал белән сәүдә итүчеләр бар. Аларның сүзләренә караганда, мондый көннәрне Мамадыштан товарларын сата алмыйча киткәннәре юк. Ярминкә барышында мамадышлылар үзләре теләгән товарларны алудан тыш, Тәкәнеш төбәгенең үзешчән сәнгать осталары чыгышларын да тамаша кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев