Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дөрес сайланган язмыш

Балачак хыялын тормышка ашыра алмаса да, мәктәптән соң сайлаган юлыннан аз гына да читкә тайпылмыйча, яраткан һөнәренә тугрылык саклый ул. ТР Финанс министрлыгы казначылык Департаментының Мамадыш районы территориаль бүлекчәсе җитәкчесе Нина Яковлевна Абрамова бүген районыбызда иң абруйлы, мактаулы шәхесләрнең берсе. ГӨЛНАЗ МӨХӘММӘТҖАНОВА Мәктәптә укыган елларында Нина Чемкина үзенең киләчәк тормышын...

Балачак хыялын тормышка ашыра алмаса да, мәктәптән соң сайлаган юлыннан аз гына да читкә тайпылмыйча, яраткан һөнәренә тугрылык саклый ул. ТР Финанс министрлыгы казначылык Департаментының Мамадыш районы территориаль бүлекчәсе җитәкчесе Нина Яковлевна Абрамова бүген районыбызда иң абруйлы, мактаулы шәхесләрнең берсе.

ГӨЛНАЗ МӨХӘММӘТҖАНОВА

Мәктәптә укыган елларында Нина Чемкина үзенең киләчәк тормышын мондый юнәлештә күз алдына китерми. Кечкенәдән әти-әнисенә булышып үскәнгә, бигрәк тә кухня эшләрен яратып башкаргангадыр, ул пешекче, кондитер булу турында уйлана. Ә Усали мәктәбенең югары сыйныфларында укыганда укытучысы Владимир авылы кызының математикага һәвәслеген тоеп алып, аңа шул юнәлештә укырга керергә тәкъдим итә. ...Һәм 1984 елда кыз кулына Казан финанс-икътисад институты дипломын алу бәхетенә ирешә. "...Район финанс бүлегендә, контролер-ревизор булып урнашкач, мине үз тәҗрибәләре белән бик теләп уртаклашучы, институтта алган теоретик белемнәрне төгәллек белән практикада кулланырга өйрәтүче үтә дә яхшы кешеләр каршы алды. Гомәр Гайнуллинны, Татьяна Фадееваны, Венера Йосыпованы мин бүген дә зур рәхмәт хисләре белән искә алам. Венера Харисовна белән әле дә дусларча мөгамәләдә, тыгыз хезмәттәшлек итеп яшибез",-ди Нина ханым үзенең хезмәт юлын башлап җибәргән еллары хакында сөйләгәндә. ...1999 елда республиканың барлык районнарында казначылык бүлекчәләре оештырыла башлый. Мамадыш районында бу эшне башлап җибәрүне финанс дөньясында инде 15 еллык тәҗрибәсе булган, шәхси тормышын җайга салырга өлгергән Нина Абрамовага тәкъдим итәләр. Өр-яңа коллектив туплау, барлык нечкәлекләренә төшенеп, төп юнәлешне билгеләп эшне оештырып җибәрү, бүлекчә өчен бина төзетү кебек иң җаваплы чорны үтүдә зур тырышлык куярга туры килә аңа. "Беренче вакытларда җитәкче, урынбасар эшләрен берүзем башкарырга туры килде. Соңгы җиде елда, урынбасар вазыйфасына Гөлнур Сәхәбетдинова килгәннән бирле, эшем күпкә җиңеләйде. Үз тирәмдә шундый җаваплы, уңган белгечләр эшләвенә сөенеп бетә алмыйм",-ди җитәкче. Нина Абрамова шундый матур коллективы булу белән үзен бәхетле хис итә. Язмышының шушы сукмактан алып китүенә һич кенә дә үкенми ул. Ә кечкенәдән күңел түрендә урын алган пешекче булу турындагы хыялны болай да чынга ашырып була. Эш урынында үз һөнәрен яратып башкарса, өйдә, хуҗабикә буларак, кухня тирәсенә, анда камыр ризыклары пешерүгә өстенлек бирә Нина ханым. Туганнары, яраткан гаиләсе, газиз әнисе һәрдаим янәшәсендә. Моннан 28 ел элек туган җиренә кайтып урнаша алуына сөенеп бетә алмый: "Ул чорларда югары уку йорты тәмамлаучыларны юллама белән өч елга эшкә җибәрәләр иде бит. Безне, өч дус кызны, ерак Пензага җибәрергә тиешләр. Мин, бар кыюлыгымны җыеп, үз районыма кайтаруларын сорадым. Бүген үземнең тормышымны яраткан эшемнән, Мамадышымнан башка күз алдыма да китерә алмыйм". Яшәү шатлыклары белән уртаклашырга, авыр чакларда олы терәк булырга тормыш иптәше Николай бар. Кызы Светлана белән улы Артем уңышлары белән сөендереп торалар. Хатын-кыз өчен 50 яшен тутырган көндә шуннан да зур бәхет булырга мөмкинме соң? Нина Абрамовага алдагы тормышында да яраткан эшеннән тәм табып, якыннары янәшәсендә бәхетле гомер итәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев