Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кече Кирмән артистлары

Кече Кирмән һәвәскәрләре районыбызның дистәгә якын авылы тамашачысын шатландырган инде. Чираттагы концертлары Шәмәк сәхнәсендә узган. "Мәдәният йорты мөдире Нурия Хуҗиәхмәтова белән сәнгать җитәкчесе Гөлназ Галимованың җыр-биюләре, Фарил Дөлмиевның музыка коралларында оста итеп уйнавы, Илфир Гыйздәтуллинның алып баруы, Алсу Исрафилова, Фәнил Насыйбуллин, Фирая Сәләхова башкарган җырлар күңелебезгә хуш килде. Чын артистлардан...

Кече Кирмән һәвәскәрләре районыбызның дистәгә якын авылы тамашачысын шатландырган инде. Чираттагы концертлары Шәмәк сәхнәсендә узган. "Мәдәният йорты мөдире Нурия Хуҗиәхмәтова белән сәнгать җитәкчесе Гөлназ Галимованың җыр-биюләре, Фарил Дөлмиевның музыка коралларында оста итеп уйнавы, Илфир Гыйздәтуллинның алып баруы, Алсу Исрафилова, Фәнил Насыйбуллин, Фирая Сәләхова башкарган җырлар күңелебезгә хуш килде. Чын артистлардан ким түгел, бернинди фонограмма юк. Искиткеч халыкчан, ихлас, ТВның "Җомга көн кич белән" тапшыруына төшерерлек программа. Күңелләребезне күтәргән өчен авыл халкы аларга олы рәхмәтләрен белдерә, иҗади уңышлар тели,"-дип хәбәр итте Шәмәктән фермер Миләүшә Заһриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев