Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нормативны Казан раслый

Газетабызның 23нче гыйнвар санында "Җаныгыз ник әрни" рубрикасы белән электрон сайтыбызга Пятилеткадан килгән хат урнаштырылган иде. Анда суга түләү квитанцияләре турында сүз бара. Материалга аңлатманы "Җирлекләргә хезмәт күрсәтү үзәге" директоры ИЛНУР ЗАЛЯЕВ бирә: -Безнең оешма "Җирлекләргә хезмәт күрсәтү үзәге" ҖЧҖ дип атала. Узган елның май аенда ачылган иде, сентябрь аеннан...

Газетабызның 23нче гыйнвар санында "Җаныгыз ник әрни" рубрикасы белән электрон сайтыбызга Пятилеткадан килгән хат урнаштырылган иде. Анда суга түләү квитанцияләре турында сүз бара. Материалга аңлатманы "Җирлекләргә хезмәт күрсәтү үзәге" директоры ИЛНУР ЗАЛЯЕВ бирә:

-Безнең оешма "Җирлекләргә хезмәт күрсәтү үзәге" ҖЧҖ дип атала. Узган елның май аенда ачылган иде, сентябрь аеннан ныклап эшләп киттек. Этаплап авыллардагы су башняларына лицензияләр алдык. Һәр авыл җирлегеннән мәгълүматлар базасы тупладык. Халык белән килешүләр төзи башладык. Сентябрь аенда Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында республика өчен яңа нормативлар эшләнде. Алар буенча Мамадыш районында 1 кешегә колонкадан алса-айга 1,2, өйгә керсә 2,5 кубометр су каралган. Мунча өчен дә һәр кешегә 0,654 куб метр су өстәлә. Болардан тыш, сыер, машина, бакчага сипкән өчен дә нормативлар бар. Безнең район җитәкчелеге 7 яшькә кадәрге балаларга һәм сыерга эчерткән өчен түләтмәскә карар итте. Тарифлар буенча республика комитеты безнең район авылларына 1 кубометр суның бәясен 20 сум 2 тиен дип раслады. Әлеге нормативлар буенча өенә су кертелгән, мунчасы булган бер кешелек гаиләгә ай саен 63 сум 14 тиен түләргә чыга. Без хәзергә авыл җирлекләре биргән мәгълүматларга нигезләнеп эшлибез. Аларда төгәлсезлекләр дә булырга мөмкин. Шуңа күрә, квитанцияләр алгач, мәгълүматларның дөрес түгеллеген күрәсез икән, авыл җирлегенә хәбәр итүегез сорала. Алар безгә җиткерәчәкләр. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен ташламалары булган кешеләр дә күп. Алар квитанцияләрен район социаль яклау идарәсенә тапшыргач, субсидияләре кайтачак. Пятилеткадан килгән хатта әйтелгәнчә, гыйнварда без квитанцияләрне декабрь һәм гыйнвар айлары өчен дә җибәрдек. Кемнәрдер, дөрестән дә, декабрь ае өчен түләгән булганнардыр инде. Квитанциядә әйтелгәнчә, андыйларның дөресләп түләүләрен сорыйбыз. Пятилеткада су башнясының насосы 29нчы декабрьдә янып чыккан иде. 30нчы декабрьдә кичкә суны яңадан бирә башлый алдык.

Авыллар халкы да өйләренә су счетчиклары куйса, тагын да яхшырак булачак. Ул очракта шуның күрсәткечләре буенча гына түлиячәкләр. Счетчик куйгач, барып пломбалаячакбыз. Су өчен түләгән акчалар безнең счетка һәр авыл җирлегенеке аерым җыелып барыла. Аларны электр энергиясенә түләргә, насослар алыштырырга, автоматлар урнаштыруга, линияләрне ремонтлауга тотабыз. Башняларның үзләрен һәм әйләнә-тирәләрен тәртипкә китереп бетерәсе дә бар.

Без хәзер ЗАГС бинасының аскы катындагы ГЖФ урнашкан бүлмәдә эшлибез. Әлегә аерым телефоныбыз юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев