Көнүзәк мәсьәлә
-
Татарстанда икенче тапкыр «Ура, Авылга!» проекты оештырыла
Быел җәй Татарстанда «Ура, Авылга!» проекты уза. Әлеге проект кысаларында татар авылларында балалар өчен милли юнәлештәге сменалар оештырыла. Балалар татар мохитендә, әбиләр-бабайлар, яшьтәшләре янында татар телен өйрәнәләр, милли гореф-гадәтләрне барлыйлар, авылда ял итәләр.
-
«Дәүләт хезмәтләре» порталында мошенникларга каршы «кызыл төймә»
Дәүләт Думасы кибермошенникларга каршы закон кабул итте. Документ берничә яңа саклану чарасын гамәлгә кертә. Шул исәптән «Дәүләт хезмәтләре» порталында «кызыл төймә» сервисы барлыкка киләчәк. Аның ярдәмендә мошенниклар корбаны булган кеше дистанцион акча операцияләрен тиз арада туктата алачак.
-
Махсус хәрби операциядә катнашучылар БДИ тапшырмыйча аттестат ала алачак
Мәгариф министрлыгы эксперты, махсус хәрби операция катнашучысы Иван Бондюков хәбәр иткәнчә, укуны тәмамлаучы хәрби хезмәткәрләргә бердәм дәүләт имтиханын тапшырмыйча аттестат биреләчәк.
-
Татарстанда мөселманнар өчен танышу сервисы булдырганнар
Татарстанда заманча технологияләр һәм традицион кыйммәтләрне берләштергән цифрлы танышу сервисы эшли башлады. Проектны ИТ-парк резиденты төзегән.
-
2026 елгы Сабантуй даталарын расланды: кайчан һәм кайда узачак
Быел традицион милли бәйрәм өч этапта узачак: беренчеләп авылларда һәм район үзәкләрендә, аннары Яр Чаллыда, Казанда тәмамланачак.
-
Корбан бәйрәме уңаеннан ничек ял итәбез
Татарстан халкын май ахырында тагын бер кыска эш атнасы көтә.
-
Казанда заманча гемодиализ үзәге ачылды
Казанда Ломжинская урамында дәүләт һәм шәхси компанияләр ярдәме белән заманча диализ үзәге эшли башлады.
-
Илгиз Хаҗип улы Хисамов вафат
Район җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Озак еллар җитәкче вазыйфаларда эшләгән Илгиз Хаҗип улы Хисамов вафат булды.
-
Татарстанда 2023 елда илкүләм проект буенча 3,6 мең гектар урманнар торгызылган
Быел Татарстанда урманнарны торгызу эшләре 3,6 мең гектар мәйданда алып барылды. Әлеге мәгълүматлар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында үткән киңәшмәдә яңгыратылды.
-
Килешү имзаланды
Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев эшләүче гражданнарны социаль яклау системасының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
-
Инвалидлык буенча пенсия гариза кабул итмичә билгеләнә
Россия Социаль фонды агымдагы елда моңа кадәр пенсионер булмаган гражданнарга 5,9 мең инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсия билгеләде. Барлык түләүләр, инвалидларның Федераль реестрыннан алынган мәгълүматлар нигезендә, гражданнардан гариза алмыйча рәсмиләштерелде.
-
Мамадышта сәяси репрессияләр корбаннары онытылмый
30нчы октябрьдә шәһәребез җәмәгатьчелеге Сәяси репрессияләр корбаннары көнен искә алып үтте.
-
Тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү
Татарстан Социаль фонды инвалидлыгы булган 33 меңнән артык кешене тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итте. 2023 ел башыннан Татарстан Социаль фонды инвалидларга 11 меңгә якын техник тернәкләндерү чарасы биргән. Техник чаралар исемлегенә кресло-коляскалар, протезлар, ортезлар, абсорбацияләүче киемнәр һәм башка эшләнмәләр керә.
-
Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы үзара мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
-
Татарстан эшмәкәрләре ярдәм программалары буенча 50 млрд сум җәлеп иткән
2023 ел башыннан Татарстан эшмәкәрләре төрле программалар аша дәүләттән 50 миллиард сумлык ярдәм алган. Төгәлрәге: федераль программалар буенча 45 миллиард сум, ә республика программалары буенча 5,5 миллиард сум. Бу мәгълүматларны ТР Икътисад министрлыгының Эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры урынбасары Эмиль Хисмәтов Төбәк белән идарә итү үзәгендә узган туры эфирда хәбәр итте.