Казанда заманча гемодиализ үзәге ачылды
Казанда Ломжинская урамында дәүләт һәм шәхси компанияләр ярдәме белән заманча диализ үзәге эшли башлады.
Сәламәтлек саклау министрлыгының белдерүенә караганда, гемодиализ үзәге канны даими рәвештә чистартып торуны таләп иткән бөер авырулы кешеләр өчен мөһим ярдәм булып тора.
Яңа үзәктә 200 пациентка кадәр дәвалану мөмкинлеге бар. Бер сменада 15 урын каралган, кирәк булганда исә ике яки өч сменада да эшли ала. Бу, үз чиратында, башка бүлекләрне дә бушатырга мөмкинлек бирә. Биредә дөньякүләм җитештерүчеләрнең заманча җиһазлары, шул исәптән су чистарту системалары һәм «ясалма бөер» аппаратлары урнаштырылган.
Ачылышта Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Гайфуллина, Совет районы администрациясе башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Маргарита Ляпахина, шулай ук үзәкне оештыруда катнашкан «ФармГрупп» компаниясе вәкилләре катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев