Быел традицион милли бәйрәм өч этапта узачак: беренчеләп авылларда һәм район үзәкләрендә, аннары Яр Чаллыда, Казанда тәмамланачак.
Сабантуй-2026 календаре
Указ буенча, быелгы Сабантуй түбәндәге даталарда узачак:
-
6-7 июнь – авыл җирлекләрендә һәм район үзәкләрендә
-
13 июнь – Яр Чаллыда
-
20 июнь – Казанда
Республика Кабинетына һәм җирле үзидарә органнарына бәйрәмнәрне югары дәрәҗәдә оештыру йөкләтелгән.
Нет комментариев