Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Көнүзәк мәсьәлә

Махсус хәрби операциядә катнашучылар БДИ тапшырмыйча аттестат ала алачак

Мәгариф министрлыгы эксперты, махсус хәрби операция катнашучысы Иван Бондюков хәбәр иткәнчә, укуны тәмамлаучы хәрби хезмәткәрләргә бердәм дәүләт имтиханын тапшырмыйча аттестат биреләчәк.

Шул ук вакытта аларның югары уку йортларына керү өчен БДИ тапшыру хокукы сакланып кала.

Бондюков ТАСС агентлыгына биргән әңгәмәсендә бу карар хәрби хезмәткәрләргә психологик йөкләнешне киметү максатында кабул ителүен ассызыклады.

«Арадаш аттестация кертү махсус хәрби операциянең һәр катнашучысына белем турында документны вакытында һәм бернинди каршылыкларсыз алуын гарантияли», — диде ул.

Эксперт шулай ук хәрбиләрнең бурычларын үтәү сәбәпле имтихан пунктларына бару мөмкинлеге булмавын да искәртте. Аның фикеренчә, бу карар дәүләтнең махсус хәрби операциядә катнашучыларга индивидуаль якын килүен күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев