Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

Татарстан эшмәкәрләре ярдәм программалары буенча 50 млрд сум җәлеп иткән

2023 ел башыннан Татарстан эшмәкәрләре төрле программалар аша дәүләттән 50 миллиард сумлык ярдәм алган. Төгәлрәге: федераль программалар буенча 45 миллиард сум, ә республика программалары буенча 5,5 миллиард сум. Бу мәгълүматларны ТР Икътисад министрлыгының Эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры урынбасары Эмиль Хисмәтов Төбәк белән идарә итү үзәгендә узган туры эфирда хәбәр итте.

Республикада эшмәкәрлекне үстерүгә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, шул исәптән «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм күрсәтү» илкүләм проекты кысаларында да зур игътибар бирелә. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла.

Төбәк белән идарә итү үзәгендә үткән туры эфирда ТР икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина искәрткәнчә, Татарстанда барлык категория гражданнар өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлдерелгән илкүләм проектлар 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

«Тәкъдим ителгән дәүләт программаларында һәр эшмәкәр үзенә кирәкле ярдәм чараларын таба ала», – диде Гүзәл Насыйбуллина. Бизнес вәкилләренең заем чараларын җәлеп итү өчен ТР Гарантия фондыннан – гарантия, ә «Минем бизнес» үзәге аша микрофинанс ярдәмен алу мөмкинлеге бар. Экспорт белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты нигезендә ярдәм күрсәтелә.

Моннан тыш, социаль өлкәдә мәшгуль һәм 25 яшькәчә эшмәкәрләргә дә булышалар. Алар «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча үз эшләрен үстерүгә 500 мең сумга кадәр грантка дәгъва итә ала. Үткән ел 100-500 мең сум күләмендәге грантлар 119 эшмәкәргә бирелгән. Грант алуга гаризаны «Минем бизнес» үзәгенә (Казан, Петербург урамы, 28нче йорт) тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Рәисе ТР Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итеп, республикада эшмәкәрлек мөнәсәбәтләрен камилләштерү бурычы куйды. Эшмәкәрләргә үз продукцияләрен сату өчен республика маркетинг үзәге, федераль платформалар, интернет һәм маркетплейслар кебек заманча мөмкинлекләрне файдаланырга киңәш итте.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-esmakarlare-yardam-programmalary-buenca-50-mlrd-sum-alep-itkan-5876467

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда Эшмәкәрлек