Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

Инвалидлык буенча пенсия гариза кабул итмичә билгеләнә

Россия Социаль фонды агымдагы елда моңа кадәр пенсионер булмаган гражданнарга 5,9 мең инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсия билгеләде. Барлык түләүләр, инвалидларның Федераль реестрыннан алынган мәгълүматлар нигезендә, гражданнардан гариза алмыйча рәсмиләштерелде.

     Социаль фонд пенсия билгеләү турындагы карарны медик-социаль экспертиза бюросы мәгълүматлары буенча кабул итә.  Инвалидлык билгеләү турында мәгълүмат МСЭ органнары тарафыннан инвалидлар реестрына җибәрелә, шуннан соң Социаль фонд 5 эш көне дәвамында пенсия рәсмиләштерә.  Гражданга дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинеты яки почта аша билгеләнгән түләү турында хәбәр җибәрелә.


        Пенсияне Социаль фонд гражданга моңа кадәр билгеләгән түләүләрне күчереп барган  ысул белән җибәрәчәк.  Фонд линиясе буенча бернинди түләүләр булмаган очракта, гражданга,  дәүләт хезмәтләре порталында яки социаль фондның клиент хезмәтендә, яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп,   пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны кеше үзе яки аның законлы вәкиле аша эшләргә мөмкин.

 
        Пенсия билгеләнүдән тыш, Социаль фонд проактив форматта инвалидлыгы булган гражданнарның   пенсияләрен  кабат исәпли  һәм аларга социаль түләүләр билгели. Мәсәлән, айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы шундыйлардан. Социаль хезмәтләр җыелмасы үз эченә  медицина эшләнмәләрен, шифаханәләргә юлламаны, шулай ук шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрүне ала.


        Исегезгә төшерәбез, инвалидлык буенча пенсия инвалидлык алганчы пенсионер булмаган кешеләргә билгеләнә. Пенсия алучы кеше инвалидлык алган очракта аның элегрәк билгеләнгән пенсиясенә өстәмә буларак автомат рәвештә айлык акчалата түләү өстәлә. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, “Блокададагы Ленинградта яшәүче”, “Камалган Севастопольдә яшәүче”, “Камалган Сталинград халкы” тамгасы белән бүләкләнгән  һәм хәрби имгәнү нәтиҗәсендә инвалидка әверелгән гражданнар өчен федераль законнар җыелмасында  бер үк вакытта ике пенсия – инвалидлык  буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы беркетелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Инвалидлык буенча пенсия