Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

Илгиз Хаҗип улы Хисамов вафат

Район җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Озак еллар җитәкче вазыйфаларда эшләгән Илгиз Хаҗип улы Хисамов вафат булды.

Илгиз Хаҗип улы 1954нче елның 4нче августында Яңа Комазан авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген “Татмелиоводстрой” тресты автоколоннасында механик булып башлап, шәһәр электр челтәрләрендә, район ягулык белән тәэмин итү предприятиесендә, “Райпооптзоготпромторг”та, ”Яшел тау” совхозында, “Мамадыш водоканалы”нда директор вазыйфаларын башкарды. Кайда гына эшләсә дә, ул үзен оста оештыручы, гади эш кешесе мәнфәгатьләрен тирәнтен аңлап кайгыручы итеп күрсәтте. Хезмәттәге уңышлары өчен төрле дәрәҗәләрдәге күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде

 

Илгиз Хаҗип улы Хисамов белән хушлашу бүген Мамадыш шәһәренең Зеленая урамындагы 9нчы йорт янында 11 сәгать 30 минутта булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хушлашу Илгиз Хисамов