Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

Татарстанда 2023 елда илкүләм проект буенча 3,6 мең гектар урманнар торгызылган

Быел Татарстанда урманнарны торгызу эшләре 3,6 мең гектар мәйданда алып барылды. Әлеге мәгълүматлар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында үткән киңәшмәдә яңгыратылды.

Киңәшмәдә «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстанда урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында урман культуралары белән бәйле башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.
Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов төп доклад белән чыгыш ясап, урман культуралары сезонында 4 мең гектар мәйданда урман культуралары яңадан утыртылуы һәм киләсе елга утыртылачак культуралар өчен 1,4 мең гектар туфрак участоклары әзерләнүе турында да әйтте.


Бүгенге көндә урман хасил итүче төп токымнарның 11,6 тонна орлыгы җыелган. «Урман орлыкчылыгы объектларында вак яфраклы юкә орлыкларын әзерләү планын үтәү таләп ителә», – дип искәртте Илгизәр Зарипов ведомство карамагындагы учреждениеләрнең җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.


«Татарстанда урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты – юкка чыккан урманнар урынына яңаларын торгызуны 2024 елга кадәр 100 процентка җиткерү. Моңа ирешү өчен ике максатчан индикатор билгеләнгән: урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте (процентларда), шулай ук урман янгыннарыннан килгән зыянның акчалата суммасы.


Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда урманнарны торгызу