Татарстанда мөселманнар өчен танышу сервисы булдырганнар
Көнүзәк мәсьәлә

Татарстанда мөселманнар өчен танышу сервисы булдырганнар

Татарстанда заманча технологияләр һәм традицион кыйммәтләрне берләштергән цифрлы танышу сервисы эшли башлады. Проектны ИТ-парк резиденты төзегән.

Сервис дини һәм мәдәни нормаларны исәпкә алып, партнер эзләү өчен имин цифрлы мохит булдыруга юнәлдерелгән.

Сервисның үзенчәлекләре:

  • профильләрнең югары дәрәҗәдә анонимлыгы;

  • сайлау процессына гаиләне һәм якыннарны җәлеп итү мөмкинлеге;

  • өченче зат катнашында язышу форматы.

Платформада инде 20 меңнән артык актив кулланучы теркәлгән.

 


Нет комментариев