Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы үзара мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

 Хезмәттәшлек кысаларында министрлык Россия Социаль фондының төбәк бүлегенә муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тарафыннан күрсәтелә торган түләүле  хезмәтләр турында белешмәләр тапшырачак. Хәзер ата-аналарның  ана капиталын балага(балаларга)  белем бирүгә юнәлтү  турындагы  гаризалары фондка кирәкле документларны  тапшырмыйча гына каралачак.
       
"Моңа кадәр Россия Социаль фондының төбәк бүлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең һәркайсы белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр имзалаган иде, бу билгеле бер кыенлыклар тудырды, чөнки мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең барысы да сакланган элемтә каналлары буенча электрон документ әйләнешенә әзер түгел иде. Яңа килешү Социаль фонд тарафыннан ана капиталы акчаларын балаларга мәктәпкәчә белем бирү өчен куллану буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү процессын гадиләштерә һәм тизләтә. Шул рәвешле, без гаризаларны карау срогын 5 эш көненә кадәр кыскарттык, димәк, карар чыгару һәм ана капиталы акчаларын мөрәҗәгать итүчеләр счетларына  күчерү сроклары да кыскара ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин. 
     
 Исегезгә төшерәбез, ана капиталыннан файдалану турындагы гаризаны ата-аналар, элеккеге кебек үк, дәүләт хезмәтләре порталындагы  шәхси кабинет аша, Социаль фондның клиент хезмәтендә яки күпфункцияле үзәккә килеп тапшыра алалар. 

Сораулар белән 8-800-1-00000-1 телефоны аша  Социаль фондның Татарстан бүлеге контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин (шалтырату бушлай).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Социаль фонд Мамадыш