Нократ
  • Рус Тат
  • Новости по рубрике - Рубрики газеты на татарском

    • 12 февраля 2015 - 07:56
      Олимпиадада җиңү яулаган мамадышлылар исемлегенә ике укучы өстәлде
      Республика фән олимпиадаларында призер исемен алган мамадышлыларның саны 13 җитте. Әлеге мәгълүматны район мәгариф идарәсеннән хәбәр итәләр. Бу көннәрдә уңышлар кәрҗиненә тагын ике призер өстәлде. "Татар мәктәпләрендә укытылучы татар әдәбияты" фәне буенча үткәрелгән бәйгедә Урта Кирмән урта гомумбелем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Илзия Фатыхова (укытучысы Рифат Мәрдәнов) һәм Шәдче...
      2085
      0
      0
    • 5 февраля 2015 - 07:50
      “Мамадыш ТВ“ның туры эфирында “Районга йөз белән“ тапшыруы
      Бүген "Мамадыш ТВ"ның турыдан-туры эфирында "Районга йөз белән" дип исемләнгән тапшыруның чираттагы чыгарылышы үтәчәк. Студиябез кунагы- Кызыл Тау авыл җирлеге башлыгы Вәлия Әгъмал кызы Гыйззәтуллина. Биредә сүз төбәкнең 2014нче елда ирешкән уңышлары һәм агымдагы елга планнар хакында барачак. Кызыксындырган сорауларыгызны 3-17-65 телефон номеры буенча шалтыратып җиткерә аласыз. Тапшыру 18.00 сәгатьтә...
      2762
      0
      0
    • 30 января 2015 - 08:03
      Бәяләр арту кесәгә суга
      Көн туса - бәяләр арта. Аларның үсеше халык арасында ризасызлык та тудырмый калмый. Бүген дә азык-төлеккә бәяләр арту турында сүзләр телдән төшми. Исегездә булса, узган елның ноябрь аенда карабодай ярмасы иң шау -шу куптарган азык булды. Сәүдә нокталарыннан карабодай юкка чыга язды. Моңа илдә карабодай уңышының аз булган, шуңа күрә...
      2725
      0
      0
    • 19 января 2015 - 11:56
      Алабуга шәһәрендә югалган мамадышлыны эзлиләр
      Безнең сайтыбыз редакциясенә югалган кызны эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. 1997нче елда туып, Мамадыш шәһәрендә яшәүче Камила Курбанисмаилова Алабуга шәһәрендә югалган. Якташыбыз күрше шәһәрдә операция кичергән апасын карауда була. Камила берничә минутка хастаханә территориясенә чыгып керәчәген әйтә һәм... юкка чыга. 17нче гыйнвар көнне аның телефоны эшли, әмма шуннан соң туганнары...
      2961
      0
      0
    • 19 января 2015 - 11:17
      Мамадыш районы хөкем йортында яңа судья
      Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2015нче елның 2нче гыйнварында имзалаган 4нче санлы фәрманы нигезендә Сафин Алмаз Рифат улы Татарстан Республикасы Мамадыш районы судына федераль судья итеп билгеләнде. Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр ул район прокуроры ярдәмчесе вазыйфасын башкарды. Белешмә өчен, Алмаз Сафин 1982нче елның 9нчы маенда Мамадыш районы Ишки авылында туа....
      3035
      0
      0
    • 22 декабря 2014 - 08:44
      Исерек мамадышлы кул бармакларын өшеткән
      Узган атнада ашыгыч ярдәм хезмәтенә 245 мәртәбә мөрәҗәгать иткәннәр. 17нче декабрь көнне бер райондашыбыз реанимация бүлегенә, икенче көнне тагын бер якташыбыз "ГЛПС" диагнозы белән Казан хастаханәсенә госпитальләштерелгән. "03" хезмәткәрләре хисап чорында Ак чишмә авылына да чакыру ала. Шушы торак пунктта яшәүче 1955нче елгы ир-ат исерек хәлдә кул бармакларын өшеткән. Аны...
      2637
      0
      0
    • 22 декабря 2014 - 07:49
      Мамадышлы кибеттә акча янчыгыннан колак каккан
      Чираттагы җинаять шәһәрдәге "Пятерочка" кибетендә искәртелә. Шулай ук 19нчы декабрь көнне, 14 сәгать 30 минутлар тирәсендә билгесез ир-ат 1981нче елда туган хатын-кызның акча янчыгын урлап кача. Зыян күрүчегә 5500 сумлык матди зыян килгән. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
      2251
      0
      0
    • 19 декабря 2014 - 12:05
      Мамадышта исерек хәлдә руль артына утыручылар 1,5 тапкырга арткан
      Соңгы ун елда районыбызның автопаркы 2,5 тапкырга артып, бүгенге көндә төбәгебездәге автотранспорт саны 12 меңнән артып китә. Ел башыннан Мамадыш территориясендә 712 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аңа кадәрге чор белән чагыштырганда, үлүчеләр саны дүрт кешегә, авыр җәрәхәт алучылар 8%ка кимегән. Бу хакта бүген эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Баһауов район Советы...
      2093
      0
      0
    • 19 декабря 2014 - 11:32
      Мамадыш районының гимны сайланды
      Бүгеннән Мамадыш районының рәсми гимны бар. Моңа кадәр әлеге композиция ролен Илдар Шәфыйков иҗат иткән "Минем Мамадышым" әсәре башкарган иде. Гимнны муниципалитет бинасында үткәрелгән район Советының 35нче утырышында депутатлар кабул итте. Исегезгә төшерәбез, быелның көзендә район гимнын сайлау буенча конкурс игълан ителгән иде. Анда 3 композиция катнашты. Алар белән түбәндә...
      2236
      0
      0
    • 19 декабря 2014 - 10:56
      Мамадышта Франция җиһазлары киләсе елда да урнаштырылачак
      Яшәү яки эш урыннарының, ял итү җирләренең уңайлы булуы беренче чиратта яктылык һәм җылылыкка бәйле. Әлеге энергияләр белән тәэмин итүчеләр- Энергетиклар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә бит. Безнең районда кулланучыга сыйфатлы электр энергиясе "алып килү" белән "Челтәр компаниясе" ААҖ Алабуга филиалы Мамадыш районы электр челтәре хезмәткәрләре шөгыльләнә. Бүген без шушы оешманың...
      2371
      0
      0
    • 19 декабря 2014 - 10:29
      Быел Мамадышта кызлар күбрәк туган
      Ел саен районыбызның ГХАТ (ЗАГС) бүлегендә йөзләгән акт язмалары теркәлә: кеше туу яки үлү, никахларны рәсмиләштерү, аерылышу, баланы уллыкка алу, аталыкны раслау, исем алмаштыру. Һөнәри бәйрәмнәре кысаларында бүлек җитәкчесе Фәния Әхмәтшина белән быелгы күрсәткечләр хакында сөйләштек. -Иң элек барлык хезмәттәшләремне, коллективымны, озак еллар ГХАТ бүлегендә эшләгән хөрмәтле ветераннарыбызны һәнәри бәйрәмебез...
      2368
      0
      0
    • 19 декабря 2014 - 10:21
      Мамадыш районы депутатлары 2015нче ел бюджетын кабул итте
      Бүген муниципалитетның утырышлар залында икенче чакырылыш Мамадыш районы Советының 35нче утырышы узды. Аның эшендә 48 депутат, район прокуроры, Совет һәм башкарма комитет хезмәткәрләре, оешма-предприятие җитәкчеләре, иҗтимагый оешма һәм ММЧ вәкилләре, барлыгы 70 артык кеше катнашты. Утырышны район башлыгы Анатолий Иванов алып барды. Көн тәртибе проектына 8 мәсьәлә кертелгән иде. Депутатлар...
      498
      0
      0
    • 19 декабря 2014 - 08:40
      Мамадышлыларны “Уңыш“ җәмгыяте тәбрикләде
      Татарстан Республикасының "Уңыш" Физкультура-спорт җәмгыяте рәисе В.Г.Мәхмүтов районыбыз башлыгы Анатолий Иванов исеменә котлау хаты юллады. Анда түбәндәге юллар бар: "Хөрмәтле Анатолий Петрович! Шәхсән Сезне һәм Мамадыш районының волейбол буенча хатын-кызлар командасын 11-14нче декабрь көннәрендә Минзәлә шәһәрендә ир-егетләр һәм хатын-кызлар командалары арасында үткәрелгән волейбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатында өченче урынны яулавыгыз...
      2510
      0
      0
    • 10 декабря 2014 - 11:00
      Мамадышның яшь журналистлары республика бәйгесен йомгаклау тантанасында катнашты
      Мамадышның яшь журналистлары "Путешествие к истокам" 5нче республика конкурсының җиңүчеләрен һәм дипломантларын бүләкләү тантанасында катнашты. Иҗади бәйгегә йомгак ясау башкала кунакханәләренең берсендә уза. Сынауда югары уку йортлары, урта һөнәри белем бирү учрежденияләре студентлары, мәктәп укучылары, эшче яшьләр, шулай ук яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашкан. Конкурска ТР-ның 33 муниципаль районыннан барлыгы...
      2038
      0
      0
    • 10 декабря 2014 - 10:31
      Мамадышның “Олимп“ хоккейчыларыннан 4 җиңү
      Төрле яшьтәге уенчыларыбызның соңгы очрашулары уңышлы төгәлләнде. Узган ял көнендә Мамадыш бозында 3 очрашу узды. Төрле яшьләрдәге хоккейчыларыбыз ТР беренчелеге кысаларында көндәшләрен кабул иттеләр. "Олимп-2001" Чистай командасына каршы уйнады. Марсель Баһаутдинов шәкертләре төп вакытны тигез исәп белән тәмамлый. Ике як та берәр алка кертү бәхетенә ирешә. Шуннан соң, җиңүчене ачыклау...
      1734
      0
      0
    Реклама