Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рубрики газеты на татарском

Бәяләр арту кесәгә суга

Көн туса - бәяләр арта. Аларның үсеше халык арасында ризасызлык та тудырмый калмый. Бүген дә азык-төлеккә бәяләр арту турында сүзләр телдән төшми. Исегездә булса, узган елның ноябрь аенда карабодай ярмасы иң шау -шу куптарган азык булды. Сәүдә нокталарыннан карабодай юкка чыга язды. Моңа илдә карабодай уңышының аз булган, шуңа күрә...

Көн туса - бәяләр арта. Аларның үсеше халык арасында ризасызлык та тудырмый калмый. Бүген дә азык-төлеккә бәяләр арту турында сүзләр телдән төшми.

Исегездә булса, узган елның ноябрь аенда карабодай ярмасы иң шау -шу куптарган азык булды. Сәүдә нокталарыннан карабодай юкка чыга язды. Моңа илдә карабодай уңышының аз булган, шуңа күрә аның бәясен күтәрәчәкләр, дигән имеш-мимешләр сәбәпче булды. Хәзер халык тынычланды. Бүген карабодайның бәясе тотрыклы тора дисәк тә була. Дөрес, ул да сортына карап кыйммәтләнде. Көндәлектә киң кулланыла торган азык-төлекләрнең бәяләре белән танышу өчен мин шәһәребезнең эре сәүдә челтәрләренә "сәяхәт" кыларга булдым. Мәсәлән, бер кибеттә 1,5 килограммлы пакеттагы ярманың бәһасе 97,1 сум тәшкил итә. Ә менә 0,9 килограмм сыешлы карабодай, сортына карап, 54,6 сумнан алып 99,9 сумга кадәр. Башка товарлар бәяләре арасында да төрлелек күзгә ташлана. Шикәр комы "Эссен"да - 55,7, "Пятерочка" кибетендә - 51,45, "Тәмле"дә - 59,9, "Магнит"та - 56,9, шәһәр базарында 55 сум тора. Сөт бәһасендә дә аермалык күренә. Бу эчемлек майлылыгына һәм сортына карап 29,3 сумнан алып 44 сумгача. Бәрәңгене иң арзан бәягә - килограммын 23 сумга "Эссен"нан алып булса, базарда бу сан 30 сум тәшкил итә. Ә менә кыярның иң кыйммәтлесе шул ук базарда - бер килограммы 280 сумга кадәр. Бу яктан "Тәмле" белән "Магнит" сәүдә нокталары бәһане 139,9 сумнан арттырмаганнар. Помидорга килгәндә, аңа бәяләр түбәндәгечә: "Эссен", "Тәмле" - 249 (сортына карап), "Пятерочка" - 259, "Магнит" - 155, базар 220 сумнан тәкъдим итәләр. Кәбестәнең бәясе югарыда телгә алынган кибетләрдә 33,9 сумнан алып 39,9 сумга чаклы. Бу сәүдә нокталарында йөргәндә сатып алучыларга да сүз каткан идем. 70 яшьләр тирәсендәге бер ханым:
-Җиде мең сумга якын пенсия алам. Коммуналь хезмәтләргә түләгәннән соң, акчам болай да күп калмый иде. Бүгенге бәяләр кайбер тәмле ризыклардан баш тартырга мәҗбүр итәр инде, - диде.
-Тиздән пенсияләрегез артачак, хәлләр бераз җиңеләер шәт?
-Син нәрсә, олан. Ул пенсиянең артканын көтеп торучылар юк дисеңме әллә? Менә күрерсең, бәяләр тагын сикерәчәк.
Югарыда телгә алынган кибетләрдә акцияләр дә үткәрелә икән. Мәсәлән, "Тәмле" дә кайбер ризыкларга берничә көн дәвамында бәяләр төшерелә. Мин кергәндә кайбер ашамлыкларны бәяләре сары кәгазьгә (акция кысалары барганда шулай эшлиләр) язып куелган иде. Бройлер чебие түшкәсенең килограммын 134,8 сумнан сатуга куйган булганнар. Акция кысаларында ул 117,9 сумга кадәр арзанайтылган. Башка кибетләрдә дә мондый гамәлләр оештырыла.
Шәһәр базарында азык-төлек белән сату итүчеләрне дә борчуга салган бәяләрнең күтәрелүе. Бит алар товарларын күмәртәләп сатучы оешмалардан алалар.
-Яңа елга чаклы үзебез 25 процент өсти идек. Бу азмы-күпме булса да чиста керем алырга ярдәм итә иде. Бүген 20 процент өстәп тә очны-очка гына ялгарга җитә. 250 граммлы бер кап чәй әле кайчан гына 174 сум тора иде, бүген ул 100 сумга кыйммәтләнде. "Майский" помидорының килограммын 220 сумнан алып кайтабыз. Үзебез 20 сум гына өстибез. Чөнки артык кыйммәләндерү отышлы түгел, - дип сөйләде миңа базардагы бер таныш сатучы. Иң кызыгы - бәяләр күтәрелүенең төгәл сәбәпләрен белүче юк. Кайберәүләр моны евро һәм долларның кыйммәтләнүе белән бәйлиләр. Бу үзебездә җитештерелүче шул ук помидор, шикәр комы, тавык ите, он, ярмаларның һәм башка ашамлыкларның бәяләре артуга сәбәп була микәнни? Югыйсә, ягулык-майлау материаллары очсызланды бит. Бәяләр артуы турында дәррәү кубып шауласалар да, халыкның керемнәре артачак, дип сүз катучыны гына аяз көнне шәм яндырып эзләсәк тә табып булмый.
Николай Михайлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев