Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рубрики газеты на татарском

Мамадыш районы депутатлары 2015нче ел бюджетын кабул итте

Бүген муниципалитетның утырышлар залында икенче чакырылыш Мамадыш районы Советының 35нче утырышы узды. Аның эшендә 48 депутат, район прокуроры, Совет һәм башкарма комитет хезмәткәрләре, оешма-предприятие җитәкчеләре, иҗтимагый оешма һәм ММЧ вәкилләре, барлыгы 70 артык кеше катнашты. Утырышны район башлыгы Анатолий Иванов алып барды. Көн тәртибе проектына 8 мәсьәлә кертелгән иде. Депутатлар...

Бүген муниципалитетның утырышлар залында икенче чакырылыш Мамадыш районы Советының 35нче утырышы узды. Аның эшендә 48 депутат, район прокуроры, Совет һәм башкарма комитет хезмәткәрләре, оешма-предприятие җитәкчеләре, иҗтимагый оешма һәм ММЧ вәкилләре, барлыгы 70 артык кеше катнашты.
Утырышны район башлыгы Анатолий Иванов алып барды.
Көн тәртибе проектына 8 мәсьәлә кертелгән иде. Депутатлар иң элек икенче укылышта 2015нче елга һәм 2016, 2017нче елларның планлы чорына район бюджетын кабул иттеләр. Әлеге тема буенча финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Алексей Сергеев чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, 2015нче елга район бюджетының тулаем кереме күләме 884 млн. сумнан артык булыр дип фаразлана. Чыгымнар да шундый ук күләмдә көтәлә. Шул рәвешле, бюджетны дефицитсыз кабул иттеләр.
Анатолий Иванов әлеге чыгышка нәтиҗә ясап:
-Алдагы елның нинди буласын төгәл генә әйтеп булмый. Дөньяда барган вәзгыятьне барыбыз да күреп, ишетеп тора. 2008нче- кризис елында да бюджетны дефицитсыз кабул иткән идек, әмма кабаттан "кисәргә" туры килде. Шулай эшләргә туры килмәсен,- диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев