Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рубрики газеты на татарском

Мамадышның “Олимп“ хоккейчыларыннан 4 җиңү

Төрле яшьтәге уенчыларыбызның соңгы очрашулары уңышлы төгәлләнде. Узган ял көнендә Мамадыш бозында 3 очрашу узды. Төрле яшьләрдәге хоккейчыларыбыз ТР беренчелеге кысаларында көндәшләрен кабул иттеләр. "Олимп-2001" Чистай командасына каршы уйнады. Марсель Баһаутдинов шәкертләре төп вакытны тигез исәп белән тәмамлый. Ике як та берәр алка кертү бәхетенә ирешә. Шуннан соң, җиңүчене ачыклау...

Төрле яшьтәге уенчыларыбызның соңгы очрашулары уңышлы төгәлләнде.
Узган ял көнендә Мамадыш бозында 3 очрашу узды. Төрле яшьләрдәге хоккейчыларыбыз ТР беренчелеге кысаларында көндәшләрен кабул иттеләр. "Олимп-2001" Чистай командасына каршы уйнады. Марсель Баһаутдинов шәкертләре төп вакытны тигез исәп белән тәмамлый. Ике як та берәр алка кертү бәхетенә ирешә. Шуннан соң, җиңүчене ачыклау өчен буллитлар суктылар. Бу юлы безнекеләр өстенлеккә иреште.
"Олимп-2002" Актаныштагы коллегалары белән очраша. Илья Шевяхов җитәкчелегендәге команда уенның беренче периодында җанатарларын нык кына дулкынланырга мәҗбүр итте. Бу беренче егермеминутлыкта безнең капкага 3 алка керү белән бәйле. Әмма алга таба мамадышлылар уен инициативасын үз кулларына алып, исәпне безнең файдага үзгәртә алдылар. Очрашу 7:3 исәбенә "Олимп-2002"нең җиңүе белән төгәлләнде.
"Олимп-1997-98" командасының "Авиатор" хоккейчыларына каршы уены да бик киеренке башланган иде. Дөрес, исәпне безнекеләр ачты. Әмма гол кереп 1 минутта узмый, Казан кунаклары җавап алкасын кертә. Икенче голлар белән дә нәкъ шулай булды. Очрашуның калган өлешендә Ринат Ризванов шәкертләре уен барышын тамырдан үзгәрттеләр, дип әйтергә мөмкин. Моны азаккы нәтиҗә дә исбатлый. Боз хуҗалары башкала командасын 10:3 исәбе белән җиңде.
"Олимп"ның зурлар командасы Әлмәттә җирле "СКС" белән уйнап кайтты. Очрашу 5:2 исәбе белән мамадышлылар файдасына тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев