Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рубрики газеты на татарском

Мамадыш районының гимны сайланды

Бүгеннән Мамадыш районының рәсми гимны бар. Моңа кадәр әлеге композиция ролен Илдар Шәфыйков иҗат иткән "Минем Мамадышым" әсәре башкарган иде. Гимнны муниципалитет бинасында үткәрелгән район Советының 35нче утырышында депутатлар кабул итте. Исегезгә төшерәбез, быелның көзендә район гимнын сайлау буенча конкурс игълан ителгән иде. Анда 3 композиция катнашты. Алар белән түбәндә...

Бүгеннән Мамадыш районының рәсми гимны бар. Моңа кадәр әлеге композиция ролен Илдар Шәфыйков иҗат иткән "Минем Мамадышым" әсәре башкарган иде.
Гимнны муниципалитет бинасында үткәрелгән район Советының 35нче утырышында депутатлар кабул итте.
Исегезгә төшерәбез, быелның көзендә район гимнын сайлау буенча конкурс игълан ителгән иде. Анда 3 композиция катнашты. Алар белән түбәндә таныша аласыз:
1. Илдар Шәфыйков сүзләре һәм көенә иҗат ителгән әсәр. Илфир Исламов башкара.
2. Рафаил Газизов сүзләренә Айдар Әхмәтшин көй язган җыр. Валерий Шрыков башкара.
3. Рафаил Газизов сүзләренә Александр Штейнгауэр көй иҗат иткән композиция. "Садә" вокаль ансамбле башкара.
Иң элек әлеге әсәрләргә безнең рәсми сайтыбызда (мамадыш-рт.ру) һәм муниципаль берәмлекләр порталында тавыш бирү барды. Аның нәтиҗәләре буенча иң күп тавышны өченче вариант җыйган иде. Аннан бу композицияләрне махсус комиссия тикшерде. Әлеге очракта да күпчелек Рафаил Газизов белән Александр Штейнгауэр иҗат иткән әсәрне яклый. Бүген утырышта катнашкан депутатлар ачык тавыш бирү юлы белән үз фикерләрен белдерделәр. Нәтиҗәдә, Рафаил Газизов сүзләренә Александр Штейнгауэр көй иҗат иткән композиция җиңеп чыкты.
Район башлыгы Анатолий Иванов әйтүенчә, хәзер җырның көенә һәм текстына бераз төзәтмәләр кертәчәкләр. Шуннан соң, барлык рәсми чаралар да рәсми гимн белән башланачак.
Утырышта белдерүләренчә, Илдар Шәфыйков әсәре киләчәктә дә районның "визит карточкасы" булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев