Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рубрики газеты на татарском

Быел Мамадышта кызлар күбрәк туган

Ел саен районыбызның ГХАТ (ЗАГС) бүлегендә йөзләгән акт язмалары теркәлә: кеше туу яки үлү, никахларны рәсмиләштерү, аерылышу, баланы уллыкка алу, аталыкны раслау, исем алмаштыру. Һөнәри бәйрәмнәре кысаларында бүлек җитәкчесе Фәния Әхмәтшина белән быелгы күрсәткечләр хакында сөйләштек. -Иң элек барлык хезмәттәшләремне, коллективымны, озак еллар ГХАТ бүлегендә эшләгән хөрмәтле ветераннарыбызны һәнәри бәйрәмебез...

Ел саен районыбызның ГХАТ (ЗАГС) бүлегендә йөзләгән акт язмалары теркәлә: кеше туу яки үлү, никахларны рәсмиләштерү, аерылышу, баланы уллыкка алу, аталыкны раслау, исем алмаштыру. Һөнәри бәйрәмнәре кысаларында бүлек җитәкчесе Фәния Әхмәтшина белән быелгы күрсәткечләр хакында сөйләштек.
-Иң элек барлык хезмәттәшләремне, коллективымны, озак еллар ГХАТ бүлегендә эшләгән хөрмәтле ветераннарыбызны һәнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәсем килә. ГХАТ бүлегендә хезмәт итү җиңелләрдән түгел. Безгә еш кына психолог та, укытучы да, юрист та булырга туры килә. Иртән тиз вакыт эчендә үлем актын теркәп, аннан соң гаилә институтын ныгытуга юнәлдерелгән зур гына чара үткәреп, кичкә таба ашыгыч рәвештә йөзләгән цифрлар санауны таләп итүче отчет тутыру- үз хезмәтен өзелеп яраткан кеше генә башкара алырлык эш. Дөньяда ГХАТ бүлегенә мөрәҗәгать итмәгән бер генә кеше дә юк дип исәпләсәк, хезмәтнең күләмен һәм кирәклеген аңлау авыр түгел дип беләм.
-Фәния Салихҗановна, сезнең күзлектән караганда 2014 нче ел уңышлы булдымы? Күрсәткечләр нинди?
-Ел башыннан алып декабрьнең 15 нче числасына кадәр, районыбызда 410 бала дөньяга килде. Бу сан узган ел белән чагыштырганда 36га кимрәк. Үткән ел малайлар күбрәк туган булса, быел алдынгылыкны кызлар алды. Узган ел 299 гаилә корылган булса, быел әлегә 252 пар. Шунысы сөенечле, гаиләләр таркалу статистикасының кимүе күзәтелә. Быел 101 пар аерылышса, узган ел бу чорда әлеге сан 128не тәшкил итте. Хисап чорында сабыйларны уллыкка алу буенча 4, аталыкны раслау буенча 58, исем алмаштыру буенча 12, үлү турында 621 акт язмалары теркәдек.
-Саннарга күз салсак, сезгә күбесенчә үлем актын теркәргә туры килә икән. Бу эш ничек башкарыла?
-1997 нче елда кабул ителгән 143нче санлы "Гражданлык хәле актлары" турындагы закон нигезендә кешенең үлеме хакында гариза ГХАТ органнарында, аның вафатыннан соң, яки үле гәүдәсен тапканнан соң өч көннән дә соңга калмыйча язылырга тиеш. Кызганыч, ләкин бу срокларга битараф караучылар да бар. Шуңа да минем барлык райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: әгәр сезнең якын кешегез вафат була икән, беренче чиратта бу хакта рәсми белешмә кирәк. Аны медицина хезмәткәре бирә. Кеше хастәханәдә үлсә, документларны шунда әзерлиләр, әгәр өйдә җан бирсә, участок табибларына мөрәҗәгать итү шарт. Чираттагы адым- үлемне раслаучы медицина справкасы һәм мәрхүмнең паспорты белән ЗАГС бүлегенә килү. Моны мәрхүмнең туганы да, күршесе дә, танышы да башкара ала- бары тик мөрәҗәгать итүченең үз паспорты булуы зарур. Шуны әйтергә кирәк, үлү турындагы таныклык мәрхүмнең туганнары өчен бик мөһим документ. Мәрхүмнән калган мирас-мөлкәтне туганнарына рәсмиләштергәндә, балигъ булмаган балалары калса- пенсия билгеләү өчен иң элек шушы таныклык сорала. Үлгән кешенең паспортын вакытында тапшырмау якыннары өчен шулай ук күп кенә кыенлыклар китереп чыгарырга мөмкин. Үлү турындагы актларны теркәү бәйрәм көннәрендә дә башкарыла. Белешмәләр өчен телефон номерлары: 3-14-77, 89033424000, 89600730103.
-2011 нче елда 373 никах рәсмиләштерелгән булса, 2012 нче елда- 299, быел тагын да азрак. Гаилә коручылар санының кимүен нәрсә белән аңлатасыз?
-Кызганычка каршы "гражданский брак" дигән күренеш соңгы елларда киң җәелеш алды. Минемчә, бер ата-ана да бүгенге көндә бу адымны хупламый. Мондый рәвештә тормыш итү яшьләргә бернинди җаваплылык та өстәми. Ә бу аеруча хатын-кыз өчен куркыныч. Мәхәббәт сүнсә, аның яшь бала белән ялгыз ана статусында калу ихтималы зур. Закон ягыннан "гражданский" иренә ул беркем дә түгел. Шуңа да бер-берең белән тормыш итәргә теләгең һәм ризалыгың бар икән, иң элек мөнәсәбәтләрне дәүләт каршында законлаштырырга кирәк. Бу ныклы гаиләнең беренче нигез ташы. Гаилә- ул кечкенә дәүләт. Дәүләтне төзү- зур тырышлык, хезмәт таләп итә. Гаилә дәүләтендә дә тормыш матур, бәхетле булсын өчен һәркем- ир дә, хатын да үз вазыйфаларын тиешенчә башкарырга тиеш. Матур, түгәрәк гаилә- бертуктаусыз хезмәт җимеше ул. Ләкин тәмен белсәң, дөньяда бу җимештән дә татлы берни юк икәнен аңлыйсың.
-Сезнең бүлек тарафыннан гаиләне саклап калу, гаилә институтының дәрәҗәсен үстерү, порулярлаштыру буенча киң кырлы эш алып барыла. Үзем дә еш кына бу чараларда шаһит булам. Шуны юнәлештә башкарылучы эшчәнлек турында бераз сөйләп үтсәгез иде.
-Иң элек никахларны рәсмиләштерү тантанасы хакында әйтеп узасы килә. Без аны күп кенә эре шәһәр җирлекләрендәге кебек 5-10 минутта гына үткәрмибез. Язылышу программасы кеше күңеленә үтеп керерлек, бу көннең чыннан да зур танатана, зур вакыйга булуын ассызыклаучы йолалар, гореф-гадәтләр белән тулыландырылган. Ата-анага карата аеруча зур игътибар күрсәтелә. Чөнки яшь кәләш белән кияүнең үзара хөрмәте иң элек ата-ананы хөрмәт итүдән башлана. Күптән түгел Менделеевск шәһәредә Татарстан Республикасы ЗАГС органнарының гомүмколлегиясе узды. Анда республикада иң яхшы теркәү программасына ия булучы биш район язылышу тантанасын күрсәттеләр. Алар арасында безгә дә чыгыш ясау насыйп булды. Безнең тантанабыз аеруча зур игътибарга җәлеп итте . Кияү белән кәләшебез ул көнне чыннан да үз гаиләләрен кордылар. Әйтергә кирәк, безнең язылышу сараенда күп кенә башка мөһим чаралар да уза: үсмерләргә паспортлар тапшыру, әниләргә сертификатлар бирү, тантаналы рәвештә исем кушу... Гаилә, мәхәббәт бәйрәме көннәрен дә зурлап билгеләп үтәргә тырышабыз. Бүлек каршында "Яшь гаилә" клубы эшләп килә. Анда яшь парлар туган сорауларына җавап ала, сценарийга карата үзенең теләкләрен белдерә ала.
Җәмгыять тискәре күренешләрне тиз отып ала, игътибар үзәгендә тота. Кайда да булса исәптә торучы, амораль тормыш алып баручы гаиләләрне бар кеше дә белә, ә үз көче белән тырышып-тырмашып матур гаилә тормышы алып баручы, акыллы, тәрбияле балалар үстерүче гаиләләр еш кына читтә кала. Шуңа да ГХАТ бүлеге соңгы елларда районда булган үрнәк гаиләләр мисалында яшь буынны тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирә. Халыкара гаилә көнендә 50 ел бергә гомер иткән парларны район мәдәният йортында хөрмәтләү матур традициягә әйләнеп бара. Өлкәннәр өчен, аларның балалары, оныклары өчен мондый тантаналар гомергә онытылмаслык мизгелләр бүләк итә. Һәр парга да шушындый бәхетле көннәрен күрергә язсын иде.
Бу елның башыннан ГХАТ бүлеге тарафыннан "Гаилә" курсы буенча дәресләр башланды. Алар район мәктәпләрендә белем алучы 10-11 нче сыйныф укучыларына юнәлдерелгән. Балалар безнең эшчәнлек, статистик мәгълүматлар белән генә танышып калмый, ә бәхетле гаилә серләренә дә төшенәләр. Шулай ук, балаларның документларына карата игътибарлы, паспортларының туу турында таныклыклары белән тәңгәл булырга тиешлегенә басым ясала.
Әңгәмә азагында райондашларыбызны якынлашып килүче Яңа 2015 нче ел белән тәбрик итәсе килә. Яңа елда барлык яшьләребезгә тормышларында үз парларын табып, ныклы, матур гаилә корып, районыбыз данын якларлык таза-сау балалар алып кайтуларын, өлкәннәребезгә тигезлек, балаларының кадер-хөрмәтен тоеп, сөенеп яшәүләрен телим. Яңа ел тормышыбызга бары сөенечле хәбәрләр, онытылмаслык матур мизгелләр алып килсен.
P.S.: Районыбызның ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре саны ягыннан иң кечкенә коллективларның берсе. Штатта нибары ике кеше исәпләнә, тагын өчесе килешү нигезендә эшли. Шулай булса да, коллектив төбәкнең социаль-икътисадый тормышында актив катнаша. Территорияләрне төзекләндерү конкурсында сезон саен призлы урыннарны яулыйлар. Республика ЗАГСлары арасында да уңышлары шактый аларның.
Саннар һәм фактлар:
Бүгенге көндә Мамадышның ГХАТ бүлегендә 308 (!) мең акт язмалары саклана. Чагыштыру өчен, курше Саба районында докуменларның саны 145 меңгә, Кукмарада 235 меңгә тигез.
Темага:
1981нче елда Мамадыш районында 966 гаилә корылган, ә аерылышкан парларның саны нибары 66 гына. Төгәл ун елдан соң 488 пар никахларын рәсмиләштергән, аерылышучылар саны 91 җитә. Гаиләләр таркалу 2006нчы елдан кискен арта башлый.
Районыбызның ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре саны ягыннан иң кечкенә коллективларның берсе. Штатта нибары ике кеше исәпләнә, тагын өчесе килешү нигезендә эшли. Шулай булса да, коллектив төбәкнең социаль-икътисадый тормышында актив катнаша. Территорияләрне төзекләндерү клнкурсында сезон саен призлы урыннарны яулыйлар. Республика ЗАГСлары арасында да уңышлары шактый аларның.
Саннар һәм фактлар:
Бүгенге көндә Мамадышның ГХАТ бүлегендә 308 (!) мең акт язмалары саклана. Чагыштыру өчен, курше Саба районында докуменларның саны 145 меңгә, Кукмарада 235 меңгә тигез.
Фәния Әхмәтшина архивның шул кадәр тулы дәрәҗәдә саклануы - ЗАГС бүлеге белән алдагы елларда җитәкләгән ветераннарның бәясез хезмәте нәтиҗәсе булуын ассызыклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев