Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рубрики газеты на татарском

Исерек мамадышлы кул бармакларын өшеткән

Узган атнада ашыгыч ярдәм хезмәтенә 245 мәртәбә мөрәҗәгать иткәннәр. 17нче декабрь көнне бер райондашыбыз реанимация бүлегенә, икенче көнне тагын бер якташыбыз "ГЛПС" диагнозы белән Казан хастаханәсенә госпитальләштерелгән. "03" хезмәткәрләре хисап чорында Ак чишмә авылына да чакыру ала. Шушы торак пунктта яшәүче 1955нче елгы ир-ат исерек хәлдә кул бармакларын өшеткән. Аны...

Узган атнада ашыгыч ярдәм хезмәтенә 245 мәртәбә мөрәҗәгать иткәннәр. 17нче декабрь көнне бер райондашыбыз реанимация бүлегенә, икенче көнне тагын бер якташыбыз "ГЛПС" диагнозы белән Казан хастаханәсенә госпитальләштерелгән.
"03" хезмәткәрләре хисап чорында Ак чишмә авылына да чакыру ала. Шушы торак пунктта яшәүче 1955нче елгы ир-ат исерек хәлдә кул бармакларын өшеткән. Аны хирургия бүлегенә алып киләләр. Бүгенге көндә авыруның хәле тотрыклы, дип хәбәр иттеләр.
18нче декабрь көнне бер ир-ат М-7 трассасындагы "Сай кичү" базарында, 20нче декабрьдә көрәшче яшүсмер Түбән Ушмадагы спорт комплексында тән җәрәхәтләре алу сәбәпле табибларга мөрәҗәгать итәләр.
21нче декабрьдә ашыгыч ярдәм хезмәте юл-транспорт һәлакәте урынына чыга. Күңелсез хәл М-7 трассасының 971нче чакрымында искәртелгән. Нәтиҗәдә, 1939нчы елгы хатын-кызның янбашы сөякләре сына. Аны Алабуга хастаханәсенә озаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X