Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рубрики газеты на татарском

Мамадышта Франция җиһазлары киләсе елда да урнаштырылачак

Яшәү яки эш урыннарының, ял итү җирләренең уңайлы булуы беренче чиратта яктылык һәм җылылыкка бәйле. Әлеге энергияләр белән тәэмин итүчеләр- Энергетиклар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә бит. Безнең районда кулланучыга сыйфатлы электр энергиясе "алып килү" белән "Челтәр компаниясе" ААҖ Алабуга филиалы Мамадыш районы электр челтәре хезмәткәрләре шөгыльләнә. Бүген без шушы оешманың...

Яшәү яки эш урыннарының, ял итү җирләренең уңайлы булуы беренче чиратта яктылык һәм җылылыкка бәйле. Әлеге энергияләр белән тәэмин итүчеләр- Энергетиклар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә бит. Безнең районда кулланучыга сыйфатлы электр энергиясе "алып килү" белән "Челтәр компаниясе" ААҖ Алабуга филиалы Мамадыш районы электр челтәре хезмәткәрләре шөгыльләнә. Бүген без шушы оешманың җитәкчесе Рафаэль Абдрахмановта кунакта.
-Рафаэль Габделхәевич, иң элек коллективыгыз, сезгә тапшырылган эш күләме хакында сөйләгез әле.
-Безнең җәмгыятьтә 121 хезмәткәр исәпләнә. Менә инде ничә еллар дәвамында энергетикларыбыз һава шартлары, тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан, район халкын өзлексез электр энергиясе белән тәэмин итү сагында тора. Барлыгы 134 торак пунктка хезмәт күрсәтәбез. Аларда 1605 километр электр тапшыру линияләре, трансформаторлы 468 подстанция исәпләнә. Килеп чыккан проблемаларны кыска срокларда хәл итү максатларында оператив бригада, Мамадыш, Тәкәнеш, Колышчы һәм шәһәр участокларында мобиль төркемнәр булдырылган.
-Ел тәмамланып килә. Узып баручы чорга нәтиҗә ясап, кайсы күрсәткечләрне атап үтәргә мөмкин?
-Быел коллективыбыз тарафыннан 64,2 километр озынлыкта электр тапшыру линияләре, трансформаторлы 16 подстанция ремонтланды. Әлеге эшләр өчен 21,4 миллион сум акча сарыф иттек. 27,8 километр озынлыкта яңа электр линияләре төзелде һәм реконструкцияләнде, трансформаторлы 7 яңа подстанция урнаштырдык. Янә бер мөһим факт, Татарстанда беренче булып, 10 кВ линияләргә Франциядә җитештерелгән, заманча 18 данә вакуумлы көчәнеш өзгечләре куелды. Әлеге җиһазлар тиз арада зыян күргән участокны табарга, авария булган очракта резерв линиягә күчәргә, төзексезлекләрне бетерергә мөмкинлек бирә.
-Киләсе ел планнары белән дә таныштырсагыз иде.
-2015нче елда югарыда телгә алган көчәнеш өзгечләрен янә 12 данәдә урнаштырырга һәм аларны идарә системасына тоташтырырга, диспетчерлык үзәгенә заманча җиһаз куярга ниятлибез. Шулай ук 35 километр арада линияләрне реконструкцияләү, яңаларын төзү планлаштырыла. 7 миллион сум акчага 38,5 километр озынлыктагы электр тапшыру линияләренә һәм 2 КТПга капиталь ремонт үткәрергә уйлыйбыз. Дус һәм тырыш коллективыбыз белән әлеге бурычларны һичшиксез җиңеп чыгарбыз, дип өметләнәм.
Һөнәри бәйрәмебез кысаларында районның энергетика тармагы үсешенә зур өлеш керткән түбәндәге хезмәткәрләребезне билгеләп үтәсе килә: водительләр Суханов А.А., Григорьев В.И., электромонтерлар Фәтхетдинов Н.С., Егоров С.В., Гайфетдинов И.И., Ганиев Р.Р., Шәңгәрәев А.Р., мастер Осинин Н.П., контролерлар Сәмигуллина З.З., Дәүләтбаев Ф.Р., диспетчерлар Ибраһимов И.А., Габитов И.Н., Медведев С.А., Әһлиев Ф.Г., техник Шиһапова А.И., инженерлар Ибраһимова Е.А., Садриев Д.Р., машинист Мәгъсумов Ф.С. Шулай ук ветераннарыбыз Маркиян Әхмәтшин, Нурулла Гыйләҗев, Анна Федорова, һәм башкалар белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Хөрмәтле ветераннар, Мамадыш районы электр челтәре, "Татэнергосбыт", "Жилэнергосервис", җылылык челтәре хезмәткәрләре! Чын күңелемнән Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмебез- Энергетиклар көне белән тәбрик итәм. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар, аварияләрсез эшләвебезне телим.
Илнур Юнысов сөйләште

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев