Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рубрики газеты на татарском

Мамадыш районы хөкем йортында яңа судья

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2015нче елның 2нче гыйнварында имзалаган 4нче санлы фәрманы нигезендә Сафин Алмаз Рифат улы Татарстан Республикасы Мамадыш районы судына федераль судья итеп билгеләнде. Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр ул район прокуроры ярдәмчесе вазыйфасын башкарды. Белешмә өчен, Алмаз Сафин 1982нче елның 9нчы маенда Мамадыш районы Ишки авылында туа....

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2015нче елның 2нче гыйнварында имзалаган 4нче санлы фәрманы нигезендә Сафин Алмаз Рифат улы Татарстан Республикасы Мамадыш районы судына федераль судья итеп билгеләнде. Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр ул район прокуроры ярдәмчесе вазыйфасын башкарды.
Белешмә өчен, Алмаз Сафин 1982нче елның 9нчы маенда Мамадыш районы Ишки авылында туа. 1989-1999нчы елларда Урта Кирмән урта гомумбелем бирү мәктәбендә укый, 2001нче елда Россия ЭЭМ Алабуга махсус урта милиция мәктәбен тәмамлаган.
Хезмәт юлын шул елның сентябрь аенда Мамадыш районы эчке эшләр бүлегендә оперуполномоченный буларак башлап җибәрә. Төрле елларда әлеге коллективта тикшерүче, өлкән тикшерүче, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары, тикшерү бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкара.
2007нче елда хезмәтен өзмичә югары белем һәм "юриспруденция" белгечлеге буенча "юрист" квалификациясе ала.
Алмаз Рифат улы 2009нчы елның 2нче февраленнән Россия Федерациясенең прокуратура органнарында хезмәт итә башлый һәм ТР прокуратурасы карары белән Мамадыш районы прокуроры ярдәмчесе итеп билгеләнә. Прокуратура эшчәнлегенең төрле юнәлешләре буенча эш башкара. Анда хезмәт итү дәвамында Татарстан Республикасы прокуроры карары белән берничә тапкыр бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев