Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рубрики газеты на татарском

Алабуга шәһәрендә югалган мамадышлыны эзлиләр

Безнең сайтыбыз редакциясенә югалган кызны эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. 1997нче елда туып, Мамадыш шәһәрендә яшәүче Камила Курбанисмаилова Алабуга шәһәрендә югалган. Якташыбыз күрше шәһәрдә операция кичергән апасын карауда була. Камила берничә минутка хастаханә территориясенә чыгып керәчәген әйтә һәм... юкка чыга. 17нче гыйнвар көнне аның телефоны эшли, әмма шуннан соң туганнары...

Безнең сайтыбыз редакциясенә югалган кызны эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. 1997нче елда туып, Мамадыш шәһәрендә яшәүче Камила Курбанисмаилова Алабуга шәһәрендә югалган. Якташыбыз күрше шәһәрдә операция кичергән апасын карауда була.
Камила берничә минутка хастаханә территориясенә чыгып керәчәген әйтә һәм... юкка чыга. 17нче гыйнвар көнне аның телефоны эшли, әмма шуннан соң туганнары һәм якыннары кыз белән элемтәне югалталар.
Камиланың буй озынлыгы 164 сантиметр, гәүдәсе төз, күзләре коңгырт-кара төстә, чәчләре кара һәм озын. Өстенә ак мехлы куе зәңгәр төстәге куртка, джинс чалбар кигән була. Үзе белән ике кәрәзле телефоны булган. Камила Курбанисмаилованың хэзерге вакытта кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрдән: 8-927-470-36-27 (кызның әнисе Татьяна исемле) яки 02 телефон номеры буенча шалтыратуыгызны сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев